Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Чүпне юл читенә ташлап калдыручы машина йөртүчеләрне махсус камералар төшерә башлый

1 апрельдән республикада чистарту икеайлыгына старт бирелде. Шушы ике көндә министрлыкка халыктан 11 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Көннәр җылыту белән, теләсә кайда калдырып киткән чүпләрне җыясы гына түгел, аның өчен җавап та бирәсе була әле. Май аеннан чүпне юл читенә ташлап калдыручы машина йөртүчеләрне дә махсус камералар төшерә башлый.//Ватаным Татарстан// Бу...

1 апрельдән республикада чистарту икеайлыгына старт бирелде. Шушы ике көндә министрлыкка халыктан 11 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Көннәр җылыту белән, теләсә кайда калдырып киткән чүпләрне җыясы гына түгел, аның өчен җавап та бирәсе була әле. Май аеннан чүпне юл читенә ташлап калдыручы машина йөртүчеләрне дә махсус камералар төшерә башлый.//Ватаным Татарстан//

1-1
Бу хакта кичә Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

- Чистарту икеайлыгы башланды гына әле. Район башлыгы буларак бу эшемне башкарсам да, министр вазифасында беренче тап­кыр катнашуым. 2018 елның Волонтерлар һәм ирекле яр­дәм итүчеләр елы дип игълан ителүе дә яр­дәмгә килә. Төрле экологик чараларда без яшьләргә өметләнеп торабыз, - ди ми­нистр. - 2017 елда "ЧИСТАБУЛАЧАК" яшь­ләр хәрә­кәте республиканың 26 райо­нында үз эшен җәел­дереп җибәргән иде. Быел исә бу эш барлык районнарда да башкарылачак. 14-15 апрель көннәренә яшьләр өчен "Экояз" дип аталган форум да узачак.

Яңа министр эшне тиз тотарга исәпли. "Казан - иң чиста шәһәрләрнең берсе. Икеайлык вакытында рес­пуб­ликаның барлык экология оешмалары көчәй­тел­гән режимда эшли. Төп юнә­леш - санкцияләнмәгән чүплекләрне юкка чыгару. Шәһәрләр генә тү­гел, районнар да конт­рольгә алына", - диде Александр Шадриков.

Чүпне кеше күрмәгәндә генә ташлап котылып булмас, мөгаен. Экологлар тәр­тип бозучыларны су өс­тендә дә, тимер юл транспортында да, хәтта һавадан да күзәтәчәк. Җәяүлеләр турында әйткән дә юк инде. Әле шушы инспекторлар янәшәсенә "Халык контроле" порталы активистлары да кушыла. 2017 елда чис­тарту икеайлыгы кысасында республикада 10 меңнән артык тәртип бозучы штраф­ка тартылган. 1 мең 746 санкцияләмәгән чүп ташлау урыннары табылган. Икеайлык тәмам­лан­ган­да шуларның 1 мең 632сен юкка чыгарганнар.

Экологларга ияреп, үзем­нең дә рейдка чыккалаганым бар. Кешеләрнең ваемсызлыгына, тирә-якка булган битарафлыкка шак­катасың. Юл кырыйларында өем-өем көнкүреш калдыклары калдырып китәргә дә кыенсынмыйлар. Штрафтан курыксалар гына инде. Бу сумма физик затлар өчен - бер меңнән ике меңгә кадәр, юридик затларга 100 - 250 мең сум тәшкил итә. Тәртип бо­зуның төренә карап, бу сумма үзгәрергә дә мөмкин. Әйтик, юридик затлар штраф кына түләп котыла алмаска, үз эшләрен 90 тәүлеккә туктатып та торырга мөмкиннәр.

Реклама

Мәктәп укучыларының, актив кешеләрнең эколог­ларга ярдәм иткәнен бе­ләбез. Алар министрлыкка фото, видеосурәтләр дә җибәреп торалар. Шулай ук тиешсез урынга чүп ташлаган машина йөртүчеләр турында да хәбәр салалар. Быел бу ярдәмчеләр сафына студентлар да кушыла ала. Алар өчен махсус кызыксындыру чаралары да уйлап табылган. Иң активларына призлар да би­реләчәк, ди министр.

Шушы көннәрдә генә экология инспекторларына Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов 16 машина ачкычы тапшырды. "Бу ав­томобильләргә тиешле җиһазлар куелган. Инспекторлар урында ук беркетмә төзеп бирә алалар, - ди Александр Шадриков. - Без быел районнарга зур игътибар бирәчәкбез. Зиратлар, парк-сверлар белән бер­рәттән, юл кырыйларындагы коймаларны пычрактан арындыру, аларның төзеклеген тәэмин итүне дә максат итеп куябыз. Иң чис­та районны балалар мәй­данчыгы белән бүләкләргә ниятлибез. Приз шәһәр­ләр­гә - өч, районнарга ике номинация буенча би­ре­ләчәк. Авыллар турында да уйлыйсы бар.

Александр Шадриков, чистарту мәсьәләләреннән тыш, Иделне савыктыру программасына да тукталды. "Без Россия Экология министрлыгы белән сөй­лә­шүләр алып барабыз. Федераль һәм республика бюджетыннан акча күчәргә тиеш. Елга буйларын ныгыту эшләрен дә дәвам итте­рәбез. Безгә сулыкларны чүптән арындырырга ки­рәк. Ярларны ныгыту программасы өч елга исәп­лән­гән. Шул вакытка без барлык эш­ләр­не төгәл­ләргә тиеш. Биш­балта кү­ленә кил­гәндә, әле бер көн элек кенә биредә киңәшмә булды. Бу җирдә зур эшләр башкарылган, киләчәктә нишлибез, дигән сорау туган. Җа­вап әзер, эшлибез", - ди министр.

Экологлар республика халкын өмәгә чакыра. Иң актив гаиләне дә билгеләргә исәпләп торалар. Моның өчен эшләгән эшләрне #эко­­весна2018 хештегы бе­лән интернеттагы социаль челтәрләргә урнаштырып барырга кирәк булачак. Иң актив кешеләр бүләкләр алса, җиңеп чыккан гаиләне Кырымга ял итәргә юллама көтә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев