Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Чүп яндыру заводы табигатькә зыянлымы? Чүп яндыру заводлары турында 5 уйдырма

Казанда якын вакытта төзү күздә тотылган чүп яндыру заводы турында әллә никадәр имеш-мимешләр йөри. Аларның кайберләренә чик кую өчен "Интертат" экспертларга мөрәҗәгать итте.

1. Чүп яндыру заводының газ чистарту системалары бөтен зарарлы матдәләрне дә тоткарламый?

Интернетта Мәскәүдәге 2нче чүп яндыру заводыннан зарланган язмалар белән танышырга була. Аның газ чистарту җайланмасы составында хлор һәм бром булган матдәләрне яндырудан барлыкка килгән синтетик агу - диоксинны тиешле дәрәҗәдә чистартмый, заводның 81 төрдәге куркыныч химик матдә бүлеп чыгаруы әйтелә.

Белгечләр фикере

Рөстәм БОГДАНОВ, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының калдыклар белән эшләү бүлеге җитәкчесе:
- Мондый мәгълүматларга нигезләнгәндә экоактивистлар уңышсыз тәҗрибәгә таяна. Мәскәүдәге чүп яндыру заводларының бөтенесе дә экологик куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәвен беләбез. Бүген анда бары тик 3нче заводның эшчәнлегенә генә дәгъва белдереп булмый. Казанда исә тиздән чит илләрнең иң яхшы технологияләренә нигезләнгән заманча завод төзеләчәк. Зарарлы матдәләр бүлеп чыгаруга килгәндә, сәнәгать предприятиеләре чыгарган матдәләр исемлеге йөзләгән пункттан тора. Хәтта тәмәке төтенендә генә дә һаваны пычратучы 4,7 мең төрле матдә бар. Мәскәүдә һаваны пычратучы чыганакларны дәлилләп күрсәтүче дә юк әле.

Сергей ФОКИН, Бөтенроссия әйләнә-тирә мохитне саклау фәнни-тикшеренү институты директоры:
- Безнең институт «Чиста ил» проектының офисы булып тора. Бу проект кысаларында Россиядә чүп яндыручы биш завод төзү күздә тотыла: шуларның дүртесе - Мәскәү өлкәсендә, берсе - Казанда. Ул яңа технология буенча төзелә: чүпне яндырганда электр энергиясе җитештереләчәк. Бу - мөһим экологик проект. Безгә хәзер күптөрле заманча технологияләр тәкъдим итәләр. Төп бурыч - халыкта шик һәм борчуга урын калдырмаслык технологияне табу.

2. Калдыкларны яндыручы илләрдә онкологик авырулар күп теркәлә?

Бөтендөнья яман шешне өйрәнү фондының 2012 елдагы мәгълүматлары күрсәткәнчә, Швейцария яман шеш белән авыручылар саны буенча дөньяда 15нче урынны били. Ә Европа Берлегендә кеше санына карап чүп яндыру күләме иң зур булган Дания - беренче урында. Россия беренче иллелеккә дә кермәгән.

Рөстәм БОГДАНОВ:
- Чыннан да, Даниядә 100 мең кешегә онкология авыруының 326 очрагы туры килә. Башка илләрне карыйк: Ирландия - 317, Австралия - 314, Яңа Зеландия - 309 очрак, ә соңгысы, гомумән, табигате иң чиста илләрнең берсе. Даниядә калдыкларның - 54, Швейцариядә 50 проценты яндырыла. Европадагы статистиканы чагыштыра башласак, яман шеш белән чүп яндыру буенча мәгълүматлар арасында бәйләнеш булмавын күрәсең.

3. Һавага чыккан диоксиннар концентрациясеннән берничә дистә чакрым ераклыкта гына котылып була?

Химия фәннәре докторы Сергей Юфит Нидерландта чүп яндыру заводларын тикшергәч, һавадагы диоксиннар күләме күрсәткече 24 чакрым ераклыкта бер кубометрга 0,6 пикограммнан 0,24кә кадәр төшкәнен, ягъни өч тапкыр азрак теркәлүен ачыклаган.

Рөстәм БОГДАНОВ:
- Диоксиннар, чыннан да, агулый торган матдә. Күләме зур булмаса, ул кеше сәламәтлегенә зыян китерми. Аның өчен торак пунктларда тәүлегенә бүленеп чыгуы ихтимал уртача концентрация чиге билгеләнгән - бер кубометрга 0,5 пикограмм. Төтен торбасыннан 500-2000 метр аралыкта диоксин 0 бөтеннән йөзләгән-меңләгән өлеш күләмендә генә булырга мөмкин. Иң күп дигәндә дә ул 1,5 процент күләмендә генә туплана ала. Шуңа күрә һавага чамадан тыш диоксин бүленеп чыгачак дип әйтү нигезсез.

Франциядә үткәрелгән тикшерүләр күрсәткәнчә, атмосферага иң күп диоксинны (46%) корыч кою сәнәгате, аннан соң кабельләр яндыру (22%), кешеләрнең көндәлек эшчәнлеге (20%), урмандагы янгыннар (9%) бүлеп чыгара. Ә каты көнкүреш калдыкларын яндыру үзәкләре өлешенә 1 процент кына туры килә. Авыл хуҗалыгында да шулай. Шуңа күрә чүпне яндыру юлы белән юкка чыгару ысулыннан куркыныч эзләргә кирәкми.

4. Диоксиннар 1200-1400 градус температурада гына таркала?

Рөстәм БОГДАНОВ:
- Диоксиннар температура 850 градустан югарырак булганда таркала башлый. Казандагы заводта яндыру температурасы 1250 градуска кадәр тәшкил иткән технология булачак. Төтен газларын суытканда гына 450 градустан түбәнрәк температурада төтен торбасындагы бик аз фрагментлар тагын диоксинга әверелергә мөмкин. Менә шуларны юк итү өчен өч баскычлы чистарту системасы кулланыла.


5. Казан 2021 елга калдыкларны бөтенләе белән юк итүгә ирешә алмаячак?

Чүп яндыру заводындагы көлне һәм шлакны гадәти полигоннарда күмәргә, төзелеш материаллары җитештерүдә кулланырга ярамый. Аларны агымсулар үтеп керә алмаслык махсус урыннарда саклау яки мондый көлне зарарсызландыру чараларын күрү таләп ителә, бу исә өстәмә чыгымнар таләп итәчәк.

Рөстәм БОГДАНОВ:
- Шлаклар каты көнкүреш калдыклары кебек үк IV класс куркыныч билгесенә ия. Экологик куркынычсызлыгы тикшерелгәннән соң, аларны юл төзелешендә кулланырга була. Газны чистарту системасындагы көл III класс куркынычка ия. Аны IV класска кадәр төшереп, махсус полигонда күмәргә кирәк. Яндырылган каты көнкүреш калдыгыннан хасил булган шлак авырлыгы буенча якынча - 25-30, күләме буенча 8 процент тәшкил итә. Фракцияләргә бүленгән шлакны юл төзелешендә вак таш буларак, полигоннарда вакытлыча юллар салырга файдаланырга мөмкин.
Фильтрларда тупланган көл каты көнкүреш калдыгы күләменең (елына 16,5 мең тонна) якынча 2,5-3,0 процентын тәшкил итә. Ул зарарсызландырылып, махсус полигонда күмелә.

Евгений ЕЛИСТРАТОВ, Росприроднадзорның Ерак Көнчыгыш федераль округы буенча Департаменты җитәкчесе:
- Татарстанның һәр проекты уникаль: чүп эшкәртү тәҗрибәсеннән башлап, балаларны укытуга кадәр. Бүген көнкүреш калдыкларын эшкәртүнең төрле технологияләре бар. Аларның әйләнә-тирә мохиткә тәэсирен дәүләт экология экспертизасы тикшерәчәк. Чүп яндыру заводын төзегәндә, Казан дөнья тәҗрибәсен кулланып, табигатьне мөмкин кадәр саклаучы алдынгы технологияләрне файдаланыр дип уйлыйм.

Реклама

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Чүп яндыру заводы табигатькә зыянлымы? Чүп яндыру заводлары турында 5 уйдырма

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев