Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Чүп үләне генә булса да... үлемгә китерергә мөмкин

Кеше гомере өчен куркыныч үсемлек республиканың берничә районында табылган.

Башкортстанның күп кенә районнарында кеше гомере өчен куркыныч булган чүп үләне — амброзия табылган. Ул бик зарарлы карантин объект һәм үлемгә китерергә мөмкин булган аллерген үсемлек дип санала. Белгечләр билгеләвенчә, амброзия чәчүлекләр өчен дә зыянлы. Әгәр басуда амброзия барлыкка килсә, берничә елдан ул кузаклы, кыяклы һәм башка азык культураларын кысрыклап чыгара. Чүп үләне печәнгә эләгә икән, аның сыйфаты начарлана, ә андый печән ашаган сыерның сөте тәмсез була.
 
“Россельхознадзор” мәгълүматлары буенча, куркыныч чүп үләне Әлшәй, Бишбүләк, Благовар, Бүздәк, Зианчура, Зилаер, Күгәрчен, Куергазы, Мәләвез, Миякә һәм Хәйбулла районнарында үсә.
Чүп үләне үсеп утыруын яисә аның белән агулану билгеләрен ачыклаучыларга 8 (347) 248-56-00; 8 (347) 232-92-90 телефоны аша шалтыратырга яки почта аша язарга: rosselhoznadrb@mail.ru к кирәк.
 
 

Фото: fermer.blog

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев