Үчнең соңгы тамчысымы?
Мәктәп бүген укучылар өчен куркыныч урынга әйләнеп килә. Мәскәү өлкәсендәге фаҗигадән соң укытучылар, мәктәпкә каскадан, бронежилеттан килер вакыт җитте, дип куркып калган. Әти-әниләр балаларының мәктәптә ниләр майтарасын, хәтта өеннән мылтык тотып киткәнен дә белми. Укучыларга ничек акыл кертергә дә мәктәпне ничек имин итәргә?
Соңгы елларда белем йортларындагы аяныч хәлләр ешаеп китте. Берничә ел элек Мәскәүнең Отрадное районы мәктәпләренең берсендә белем алучы 10 сыйныф укучысы укытучысын атып үтергән иде. Анда бер полиция хезмәткәренең гомере өзелсә, икенчесе яраланды. "5ле"гә укыган үсмер укытучысының географиядән "4ле" куюын кабул итә алмаган. Бу арада Мәскәү өлкәсенең Ивантеевка мәктәбе бөтен илгә танылып өлгерде. 15 яшьлек үсмер укытучысына кухняда ит кисә торган балта белән һөҗүм итә, пневматик коралдан ата, петарда шартлата. Аягына берцы киеп, пневматик коралын озын кара плащына яшереп килгән ул. Шундый кыяфәте, өстәвенә соңга калганы өчен укытучысы аңа кисәтү ясарга мәҗбүр була. Үсмер шуның өчен һөҗүмгә күчә. Дәрестә булган укучылар куркып, тәрәзәгә йөгерешә. Өчесе шуннан сикеререп, имгәнүләр алса, укытучының баш мие җәрәхәтләнә. Матбугаттагы мәгълүматларга караганда, чукмар атышка берничә ай буе әзерләнгән. Ул социаль челтәрдәге битенә корал рәсемнәрен куйган, массакүләм җинаятьләр башкарган кешеләргә соклануын язган. Хулиганлык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Әллә кая ерак китәсе юк. Безнең укучылар да хатадан хали түгел. Түбән Камадагы мәктәптә 9 нчы сыйныф укучысы сыйныфташының күзенә аткан иде. Үлем белән көрәшкән үсмер хастаханәдә җан бирде. Кан койган укучы мылтыгын корылмаган дип уйлаган. Шунысы гаҗәп: биш ел буе дуслашып йөргән үсмерләр арасында бернинди бәхәс тә булмаган, диләр.
Бер елны Казанда 16 яшьлек үсмер фатир тәрәзәсеннән мәктәп ишегалдындагы 12 яшьлек балага пневматик коралдан аткан иде. Пуля аның бавырына эләгә. Табиблар малайның гомерен саклап калды. Кулына корал алган үсмер компьютер уеннары уйнарга яраткан. Хәрби кораллар, аларның макетлары белән кызыксынган. Социаль челтәрдә үзен "хөрәсән" дип атаган. Мондый очраклар гадәти хәлгә әйләнмәсен өчен нишләргә?
Мәскәү өлкәсендәге беренче фаҗигадән соң мәктәпләрдә иминлек мәсьәләсен кайгырткан булганнар. Шуңа күрә үсмер сак хезмәте яныннан корал белән ничек итеп үтә алган икән дип аптырыйлар. Мәскәү өлкәсенең бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Ксения Мишонова сакчыда шик тудырган балаларны мәктәпкә тикшереп кертергә тәкъдим итә. Бүген мәктәпләрдә иминлекне хосусый сак хезмәте оешмалары хезмәткәрләре тәэмин итә. Тик аларга балаларны тикшерү хокукы бирелмәгән. Ивантеевка шәһәре мэры Елена Ковалева бу хәлдән соң укучыларның социаль челтәрдәге битләре тикшерелергә мөмкин булуын әйтә.
- Безнең балаларның кесәсен дә, букчасын да, телефонын да тикшерергә хакыбыз юк. Әти-әниләр барысын тикшереп, хәтта чеметеп тә җибәрә ала. Кызганыч, балаларга аларның игътибары җитми. "Эштән арып кайтабыз", - диләр. Бала да мәктәптән "эш"ләп кайта, өстәвенә өй эше әзерли. Әти-әниләр газизләре белән күбрәк аралашсын иде, - ди Казан шәһәрендәге бер мәктәпнең директоры.
Түбән Кама шәһәрендә иминлек мәсьәләсенә ни дәрәҗәдә игътибар итәләр?
- Берсүзсез, шәһәребез өчен фаҗига булды. Бер укучыбызны югалттык. Әлеге вакыйга белем бирү учреждениесендә генә түгел, педагоглар җәмәгатьчелегендә, әти-әниләр җыелышында анализланды. Укучылар белән әңгәмәләр, инструктажлар үткәрелде. Мондый очракларны булдырмас өчен гаиләләр белән тыгыз эш алып бару кирәк, - ди Түбән Кама шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Вадим Матюшин.
Психологлар мондый очракларны укытучыга үч түгел, бала күңелендә җыелып килгән ачуының соңгы тамчысы дип саный. Шуңа күрә әти-әниләргә балаларының күңелендә ниләр майтырылганын ачыкларга, югары таләпләр куймаска киңәш итә. "Баланың холкын өйрәнергә кирәк. Әгәр ул тиз кыза, вакчыллана, тиз үпкәли икән - психолог, психиатр янына бармыйча ярамый. Интернетта ниләр белән мавыгуын күзәтегез. Хәзер зоопарклар күп. Анда да сабыйларның хайваннарга мөнәсәбәтен белергә мөмкин. Аны башта сыйпап, аннан йолкый башласа, күңелендә ниндидер ачу, үпкә бар дигән сүз. Укучылар күп вакытын мәктәптә уздыра. Шуңа күрә укытучылар да игътибарлырак булсын иде", - ди башкалабызның "Үсмер" үзәге психологы Гүзәл Фатыйхова.
- Мәктәпләр куркынычка әйләнде дип әйтү дөрес түгел. Мондый очраклар сирәк була. Фаҗигаләрне булдырмас өчен проблемалы балалар белән алдан ук эшләргә кирәк. Баланы нәрсә борчый? Ни өчен песиләрне җәберли? Төрле сорауларга җавап табу мөһим. Мәктәпләрдә хосусый оешмалар белән килешүләр төзелә. Белгечләребез ата-аналар җыелышларында иминлек мәсьәләсе турында сөйли. Мәктәпләргә балаларны тикшереп кертеп булмый. Шуңа күрә Мәскәү өлкәсе омбудсменының фикерен ишеткәч, аптырап калдым. Ул очракта укучыларны аэропорттагы кебек ике сәгать алдан чакырырга туры киләчәк, - ди Татарстан Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге башлыгы урынбасары Лариса Осипова.
Белем көнендә башкалабызда югалган 1 нче сыйныф укучысын эзләделәр. Бала әнисен мәктәптә көтмичә өенә кайтырга чыккан. Берничә сәгатьтән соң гына табышканнар. Ә 2 сентябрь көнне Дәрвишләр бистәсендә 8 яшьлек малай коега батып үлде. Дус малае белән шунда төзелә торган йорт тирәсендә уйнаганнар. Кое өстендәге тактага басып, аягы таеп, малай суга төшкән. Нинди генә фаҗига килеп чыкса да, белгечләр бер үк сүзне әйтә: "Балаларны күз уңыннан ычкындырмагыз!"
("Ватаным Татарстан", /№ 132, 09.09.2017/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев