Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Үчкә авылы фельдшеры: "Фуфайкасын салдырдык... Кулы – юк..."

Ничә ел гомерен кешеләрне дәвалауга багышлаган табиблар савыктырып кына калмый, һәркемнең күңеленә җылы сала. Язмам көнне-төнне белмичә, авыруларны дәвалауны максат итеп куйган ак халатлы фәрештәләребезнең берсе, авыл халкын һәрвакыт ачык йөз белән каршы алып, дәва биреп кайтаручы фельдшер Нурания Шәйхинур кызы Нургалиева турында. Түбән Кама районында туып, бүгенге көндә Үчкә...

Нурания апа балачакта юрист булырга хыяллана. Ләкин имтиханнарын бирә алмагач, медицина училищесына укырга керә. Уку йортын тәмамлаганнан соң, аны Актаныш районына юллама буенча эшкә билгелиләр. Әмма, әтисе ялгыз булу сәбәпле, ул туган авылы Тобага кайта. "1984 елның 1 апрелендә эшкә чыктым, дөресрәге, алдагы төндә беренче пациентка "вызов"ка чакырдылар, - дип сөйли әңгәмәдәшем. - Ул мизгелләрне бүгенгедәй хәтерлим. Табиб сумкасын һәм ачкычны кичтән китереп бирделәр. Төнлә Җәлил абыйга ярдәм күрсәтү өчен килеп алдылар. Мәни бизе аденомасы чиреннән операция ясатып кына кайткан иде. Барсам, температурасы югары, ярасыннан үлек киткән. Беренче ярдәмне күрсәттем, тиешле уколны кададым, температурасын төшердем. Иң истә калганы шул: ашыгыч ярдәмне нинди диагноз куеп чакырыйм дип борчылдым. Паркка барып, районга шалтыраттым, нәрсә әйтергә белмим. Температурасы бик көчле, операциядән соң, дим. Аллага шөкер, ашыгыч ярдәм килеп, абыйны хастаханәгә алып киттеләр. Ул вакытта каушаудан, табибларның сорауларына дөрес җавап бирдемме, ачуланмаслармы икән дип борчылдым инде".

Әле генә училище тәмамлаган яшь белгечкә эшләп китүе әнә шулай җиңел булмый. Авырулар килсә, ничек җавап бирермен дип хафалана ул. "Беренче көнне үк Үчкә авылыннан Мәһмүзә әби килде. Моңарда - хроник холецистит. Бавыры авыртканын аңлыйм, ләкин татарча аңлатып бирә алмыйм. Русча укыдык бит. Төшке ашка чыккач, мәрхүм әтиемнән "печень" нәрсә ул дип сораган идем", - дип елмая табибә.

Эшләү дәверендә, әлеге һөнәрне сайлаганы өчен үкенгән вакытлары да булгалый. "Ашыгыч ярдәм машинасы килмәсә, ярдәм күрсәтә алмам, авыру үлеп китсә, ничек җавап бирермен, дөрес укол кададыммы икән дип борчыла идем. Ләкин эшемне ярату курку хисен җиңәргә ярдәм итте. 34 ел дәвамында күп мактауларга лаек булдым. Бүгенге көндә югары категорияле фельдшермын", - ди ак халатлы ханым. Аның фикеренчә, табиб - авыруларны һәм рухи, һәм физик яктан дәвалаучы. Ул, беренче чиратта, тыныч холыклы, ярдәмчел, сабыр булырга, һәрвакыт үрнәк-өлге күрсәтергә, кешеләр белән яхшы мөгамәлә корырга тиеш. Кешенең физикмы, әллә рухи халәтен дәвалау авырракмы дигән сорауга, Нурания апа: "Рухи халәтне дәвалау күпкә авыр, - дип җавап бирде. - Чөнки кайчак кешеләр белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Без биргән күрсәтмәләр белән килешмәүчеләр дә күп хәзер. Интернеттан карап киләләр дә, безгә каршылык белдерәләр. Шунлыктан, психологик халәтне дәвалау кыенрак".

Нурания ападан күңеленә кереп калган очраклар турында сорашам. "1988 елда мәрхүм Шамил абый пилорама белән трактор арасына кысылып кулын өздерде. Ул вакытта ярдәмне кулдашым Илзирә Зәкиева белән күрсәттек. Иң элек фуфайкасын салдырдык. Тиресе генә эленеп тора, кулы юк иде инде. Куркып калдык, тәҗрибә сай әле. Көчле авыртуны баса торган уколлар, наркотиклар да ике-өч ампула гына бирелә иде. Тиешле ярдәмне күрсәттек, укол ясадык. Икенче бер очрак безнең авылга Югары Чаллы авылыннан күчеп килгән гаилә белән булды. Ире дә, хатыны да эчкечеләр иде. Хатыны йөкле, әмма бездә теркәлмәгән. Төнлә мине "вызов"ка чакырдылар. Барсам, бала табып ята. Өйләрендә кулны сабынлап юарлык шартлар, хәтта сабыйны төрергә бала чүпрәге дә юк иде. Тәрәзә пәрдәсен биләү итәргә туры килде. Аллага шөкер, ул бала бүген дә исән-сау. Бала таптыру белән бәйле тагын бер очрак булды. Ләйсән исемле кызыбыз тулгак тота башлагач, ашыгыч ярдәм килгәнче, беренче ярдәм күрсәттем. Юкса, күп кан китеп, баланы да, әнисен дә югалту куркынычы бар иде.

Бүгенге көндә иң куркыныч авыру­ларның берсе - онкология. Элегрәк минем карамактагы бер абыйның да аскы иренендә яман шеш үсте. Андый авырулы бердәнбер кеше иде ул. Ике сәгать саен өенә барып укол ясыйм. Әз генә соңарсам да, кычкырып, кашык төеп каршы ала. Ишектән килеп керүгә кулындагы кашыкны миңа җибәргән чаклары да күп булды. Әйткәнемчә, наркотикларны аз бирәләр иде. Ул дарулар беткәч, гади укол гына ясарга туры килә. Хәзер дарулар да, уколлар да җитәрлек. 2015 елда яңа ФАПка күчкәч, гомумән, рәхәткә чыктык: җылы, бөтен җиһазлар өр-яңа, кайнар су агып тора. Мондый шартларда эшләү, чыннан да бик уңайлы".

- Ел саен мәктәп балаларына манту яса­ганда ата-аналар арасында: "Бу уколны кадатмыйбыз" диючеләр очрыймы?

- Минем практикада прививка ясат­мыйм дигән ата-ана булмады. Күрше авыл фельдшерларыннан дингә бирел­гән ата-аналарның уколдан баш тартулары турында ишеткәнем бар.

- Күп табиблар һәрвакыт дару яза. Ә сез дәвалануның нинди ысулларын тәкъ­дим итәсез? Үлән белән генә дәвалап була торган авыруларга да дару рецепты бирәсезме?

- Даруларны да, шифалы үләннәрне дә чиратлаштырып эчәргә кушабыз. Даруларның көнлек тәртибе була. Мисал өчен, озакка сузылган ютәл бар. 10 көн дару эчкәч узмаса, үлән төнәтмәләре эчү дә файдалы.

- Бүгенге көндә авыл халкының сәла­мәтлеген ничек бәяләр идегез?

- Эшли башлаган еллар белән чагыштырганда, хәзер авыручылар күбрәк. Мәсәлән, гипертония авыруы азды. Элек авылда 700гә якын кешенең икесе кан басымы белән исәптә тора иде. Бүген 300гә якын кеше яши, гипертониклар саны 60%ны тәшкил итә. Күпләрнең тыны бетә. Әлбәттә, моңа химия заводының якын булуы да сәбәпче. Шулай да сәламәт булыйм дисәң, тәрбияне үзеңнән башларга кирәк. Иң беренче, дөрес тукланырга. Еш очрый торган авыруларның берсе - гастрит көне буе ач йөреп, аннары күп итеп ашаудан килеп чыга. Кызган, майлы, тозлы ризыкларны сакланып кына, чамасын белеп ашау мөһим. Күп авырулар, мәсәлән, шикәр чире, стресс нәтиҗәсендә барлыкка килә. Шуңа күрә юк-бар өчен борчылмаска, булган хәлләрне тыныч, сабыр кичерергә кирәк. Тагын бер мөһим шарт: вакытында йокларга ятып, вакытында тору. Хәзер мөмкинлекләр күп: бассейнга, фитнес-клубларга йөрергә була. Җәй көне су коенырга, кышын чаңгыда, тимераякта шуарга, саф һавада йөрергә тәкъдим итәм. Яшелчә, җиләк-җимеш белән тукланырга, шифалы үләннәрдән чәйләр, төнәтмәләр эчәргә кирәк. Сәламәтлек һәркемнең үз кулында.

- Нурания апа, төн дими, көн дими эшлисез. Моңа гаиләгез нинди мөнәсәбәттә?

- Әйе, мунча кергәндә дә, мәҗлесләрдән, Сабантуй мәйданыннан да, төнлә дә чыгып китәргә туры килә. Бервакыт ирем белән чәй эчеп утырганда бер баланы алып керделәр. Суламый бу. Тамагына сөяк тыгылган. Аркасына сугып җибәргәч, авызыннан теге сөяге очып та чыкты, сабый елап та җибәрде. Уколлар кадап тынычландырдым. Әллә нинди очраклар булды. Аллага шөкер, гаиләм бервакытта да сүз әйтми, киресенчә, өйдәгеләр миңа ярдәм итәргә тырыша. Аларга бик рәхмәтлемен!

"Ашыгыч ярдәм" газетасыннан

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев