Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Чират сарыкларга җитте

Пар тояклы күшәүче хайваннарда яңа авыру - чума үләте барлыкка килгән. Грузиядә кәҗә-сарыклар арасында киң таралган йогышлы авыру безгә дә килеп җитүе бар. Республика ветеринарлары чаң суга: куркыныч авырулар үтеп кермәсен өчен саклык чаралары күрергә кирәк.

Сакланганны гына Ходай саклармын дигән. Ни кызганыч, соңгы елларда тер­лек­ләр арасында куркыныч йогышлы авырулар ешайды. Алар кешеләргә дә йогарга мөмкин. Белгечләр кисәтү­ен­чә, йогышлы чир­ләрнең 80 проценты кеше­ләр өчен дә, хайваннар өчен дә уртак. Тер­лекләр ара­сында булган яман чирләр баш санын киметеп кенә калмыйча, ил икъ­тисадына да зур йогынты ясый.


Узган ел Россия төбәк­ләрендә куркыныч авырулар исемлегенә кертелгән Африка чумасы, кош гриппы, тилчә, мөгезле эре тер­лек­ләрдә була торган төер­ле дерматит, котыру чире табылган. Ни кызганыч, кош гриппы безнең республикада да калкып чыгып, Лаештагы кошчылык фабрикасына миллионлаган зыян китерде. Моннан тыш котыру авыруы йоктырган йорт һәм кыргый хайваннар билгеле булды. Шөкер, авыруларның таралуына юл куелмады. Тик тынычланырга иртәрәк, мондый зәхмәтләр янәшәдә генә.


- Россия буйлап бруцеллез чире йөри. Идел буе ок­ругы буенча хәл аеруча кис­кен. Тирә-күршеләр бе­лән чагыштырганда бездә тот­рык­лылык саклана әле. Тик хәл елдан-ел авырлаша бара. Рөхсәтсез терлек алып кайтулар аркасында аның респуб­ликага да үтеп керүе бар. Менә шуңа күрә дә елга ике тапкыр бруцеллезга каршы көрәш чаралары алып барырга туры килә, - ди Министрлар Ка­би­неты­ның ветеринария идарәсе­нең бүлек җи­тәк­чесе Александр Козлов.


Белгеч сүзләреннән кү­ренгәнчә, аеруча куркыныч түләмә авыруы (себер язвасы) белән хәл алай катлаулы түгел. Ул республикада соң­гы тапкыр 2014 елда Кукмара районында ачыкланган булган. Ләкин тынычланырга иртәрәк. Республикада түләмәле тер­лекләр күмел­гән үләт базлары шактый. Язгы кар сулары белән алар кабаттан калкып чыгуы бар. Бу чир йөз елдан соң да баш калкытырга мөмкин.


Ә менә мөгезле эре тер­лекләр арасында була торган нодуляр дерматит Татарстан өчен аеруча куркыныч. Узган ел Россиядә әлеге авы­руның 43 очрагы теркәл­гән булган. Шуның 40ы - Идел буе федераль ок­ру­гында. "Күр­шедәге Орен­бург, Саратов, Башкортстан, Ульян өл­кә­лә­рен­дә хәл тот­рыксыз. Татарстан Хөкү­мә­те ярдәме бе­лән миллионнан артык вакцина сатып алдык. Республикада булган мө­гезле эре терлекләргә, шул исәптән шәхси хуҗалык малларына да вакцина ясарга җые­на­быз", - ди Александр Козлов.


Республика ветеринарлары Корбан бәйрәме якын­лашкан көннәрдә сарыкларга җентекле тик­ше­рү үткә­рергә булган. Чөнки үзе­без­дә сарыклар җи­тәр­лек булмагач, корбанлык­ларны чит өлкәләрдән кер­тәләр. Алар белән бергә кур­кыныч йогышлы чирләр дә кайтуы бар. Узган ел Башкортстанда тилчә авы­руының килеп чыгуы - мо­ның ачык мисалы. Бер фермерның Казахстаннан рөхсәтсез сарыклар алып кайтуы аркасында якын-тирә берничә авылда терлек башы юк ителде, җир­леккә финанс яктан шактый зыян килде. Дөрес, сарыклар тилчә белән чирләми, әмма алар авыруны таратучы булып тора.

Реклама


- Бәйрәмгә ерак әле дип уйламагыз, - ди әлеге уңай­дан республиканың баш ветеринар табибы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин. - Нәкъ менә хәзер чит­тән бәрәннәр алып кайту башланды. Саклык чараларын бүгеннән башлау ки­рәк.


Ветеринарлар әйтүенчә, корбанлыклар барлык карантин таләпләре үткәрел­гәннән соң гына сатуга чыгарылачак. Читтән кергән һәр сарыкны иң башта ветеринар караячак, лаборатор тикшерүләр үткәрелә­чәк, авыру билгеләре табылмаган очракта гына сатарга рөхсәт биреләчәк.


Ветеринарлар узган ел 2 мең 647 тикшерү уздырган. 190 кагыйдә бозу очрагына юлыкканнар. Бер миллион сумнан артык штраф салынган. Бу эш быел да дәвам итә. Йогышлы авыруларны булдырмау максатыннан йорттан йортка йөреп, аңлатулар да алып баралар. Төрле бе­лешмә­лекләр дә тараталар.


- Ветеринарлар юктан да проблема ясап йөри инде дип уйламагыз, - ди респу­бликаның баш ветеринар табибы Алмаз Хисаметдинов. - Уяулык һәркем өчен кирәк. Шәхси хуҗа­лы­гыгызга мал табибы килеп керә икән, терлекләрегезне күрсәтү­дән, аларга вакцина ясаудан баш тартмагыз. Терлек­ләр­нең сәламәт булуы ул гаи­ләгезнең иминлеге өчен дә кирәк. Тер­лек­ләрегез авырып китә икән, үтәр әле дип тынычланмагыз, бер тәүлек эчендә бел­гечләргә хәбәр итегез.

Фото: http://www.vatantat.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев