Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Чиле-пешле карарның зарары

Киләчәктә 1-5 процентлы кредит биреләчәк дип өметләндергән карарга зур ышаныч баглаган идек.Бездә моңарчы арадаш­чыларсыз, кәгазь боткасына күмелмичә, бары тик өч як - җитештерүче, банк һәм РФ Авыл хуҗа­лыгы министрлыгы катнашында тиз арада ташламалы кредит бирелгәне булмады. Гәрчә чит илләрдә мондый хәл гадәти күре­неш саналса да.

Бездә генә ул авыл ху­җалыгында продукция җи­тештерүчеләргә банктан алынган кредитны икенче кредит алып түләргә туры килә. Тегеләре исә комсыз алабай кебек елның ничек килүен дә, табышың булу-булмауны да исәпкә алып маташмый. Муеннан бурычка баткан хуҗалыклар­ны, үрле-кырлы сикертеп, би­рәчәген көне-сәгате бе­лән түләттерә. Түли алмаганнарны исә, кочагын җәеп, "бөлгенлек" дигән нәр­сә каршылады.

Соң булса да, уң булсын


Аз процентлы кредит ала башлагач, күп хуҗалык­лар­ның хәле тиз арада уңай якка борылыш алырга тиеш иде. Әмма иртәрәк шатланганбыз. 5 процентлы кредит алыр өчен, хуҗалыкларга сират күпере кичәргә туры ки­лә. Ташламалы кредит алыр­­га өметләнгән өч ху­җа­лыкның икесен кире бора торгач, мондый бәхеткә ире­шүче­ләр бөтенләй калмады диярлек. Кемнең вакыт әрәм итеп, бусагадан бусагага йө­рисе килсен? Аеруча кышлату яки язгы чәчү кебек кызу эш вакытында.Соң булса да, уң булсын дигәндәй, яңарак кына Россия Федерациясе Хөкүмә­тенең ташламалы кредит бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында яңа карар кабул итүе мәгълүм булды. Әлеге документта әйтелгән­чә, төбәкләрдән алынган күп санлы мөрәҗәгатьләрне исәп­кә алып, киләчәктә аз процентлы кредит бирү мәсь­ә­­ләсе урыннарда хәл ителә башлаячак. Ягъни Мәскәү түрәләре түгел, ә үзебезнең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кайсы хуҗалыкка нинди күләмдә ташламалы кредит бирүне хәл итәчәк. Авыл җирлегендә эш­мәкәрлекне киңрәк җәел­дерү максатында, кыска срок­лы һәм аз процентлы кредитларга эре инвесторлар, мөстәкыйль эшләүче хуҗа­лыклар, фермерлар белән бергә авылда төрле юнә­леш­ләрдә эшләү­че кооперативлар һәм шәхси эш­мәкәрләр дә өмет итә ала. Яңа документ нигезен­дә, ташламалы кредит би­рергә хокуклы банк­ларның исемлеге дә киңәй­телгән.


Өмет юк түгел әле


Россиядә төп керем чыганагы авыл хуҗалыгыннан булган 17 төбәкнең табигать казаларыннан быел да зур зыян күрүе - булачак уңыш­ны иминиятләштерүгә янә әйләнеп кайтырга мәҗ­бүр итә. Дүрт ел дәвамында сыналып та, чиле-пешле генә кабул ителгән ими­ният­ләштерү тәртибенең файдасыннан зыяны күбрәк булып чыкты. 2017 елның беренче яртысындагы эш­ләргә анализ ясаган Аграр иминият фонды бер­леге шундый нәтиҗәгә килгән.Ни өчен табигать ка­зала­рының чәчү җирләре­нә, уңыш күләменә зыян салу мөмкинлеген белә торып та, илнең байтак төбәкләре иминиятләштерүне өч тапкырга киметкән?

Сәбәбе гади: бер субсидияле ими­ният­ләштерү тәртибе ху­җа­лык­лар өчен кулай түгел. Кемнең башта йөз сум биреп, аннары артыннан йөри-йөри, 50 сумын да кире кайтара алмау белән килешәсе килсен. Иминиятләштерү тәр­тибе белән килешмәүчеләр арасында авыл хуҗалыгы буенча илдә әйдәп баручы төбәкләр дә бар. Әйтик, Краснодар краенда ими­ният­ләштерү килешүен нибары бер хуҗалык төзегән. Став­ропольдә узган ел 88 хуҗа­лык иминият­ләште­релгән булса, быел андыйлар тугыз гына. Татар­стан­ның да кү­рәләтә алдатасы килми: быел иминият­ләш­тергән хуҗа­лык­лар саны 87дән 14 кә генә кал­ган.Хәер, мондый хәлгә дә чик куелыр дигән өмет бар. Аграр иминият фонды җи­тәкчесе Корней Биждов әй­түенчә, якын киләчәктә ими­ниятләштерүнең хуҗа­лык­лар өчен файдалы варианты әзер булачак. Аның табигать кыланмышларыннан быел зыян күргән хуҗа­лыкларга ярдәме булырмы, монысын киләчәк күрсәтер.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев