Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Черки тешләгәннән соң, 25 яшьлек кыз комага киткән

Бөек Британиянең Эссекс графлыгында яшәүче бер хатын черки тешләгәннән соң комага киткән.

Бу турыда Daily Mirror басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

25 яшьлек Ким Робинсонны Лондонда булганда, черки тешли. Икенче көнне Ким аяк балтыры тирәсендә авырту тоеп ала, тик артык игътибар бирми.

Бераздан кызның аягы бик каты авырта башлый, урын ялкынсына. Робинсон авырлык белән генә йөри башлый, аңа югалткалый. Шуннан соң Ким табибларга мөрәҗәгать итә. Аңа некротик фасциит дигән диагноз куялар. Бу бактериаль инфекция, ул тире астындагы күзәнәкләргә зыян китерә. Кызның аягын саклап калу өчен, табиблар аңа операция ясарга тәкъдим итә.

Шуннан соң Робинсонда сепсис башлана. Операция вакытында аның үпкәләре эшләми башлый, йөрәге туктый. Табиблар кызны ясалма комага җибәрәләр. Ким биш көн комада ята.

Робинсон аңына килгәч, табиблар аңа тагын бер тапкыр операция ясый, аягындагы тиресен күчереп утырталар. Әлеге хәлләрдән соң, Кимга яңадан йөрергә һәм сөйләшергә өйрәнергә туры килгән. Хәзер ул үзен яхшы хис итә, диелә бу хәбәрдә.

 

Фото: https://pixabay.com
 

 https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев