Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Өченче бөтендөнья сугышы башлану ихтималы булган нокталар

Америка профессоры, оборона һәм милли куркынычсызлык өлкәсендәге белгеч Роберт Фарли 2018 нче елда Өченче бөтендөнья сугышы башланып китү ихтималы югары булган биш ноктаны атаган. Беренче урында Төньяк Корея тора. Агымдагы елда, бу дәүләт ракеталар ясау өлкәсендә уңышларга ирешү сәбәпле, ярымутраудагы хәлләр тагын да кискенләште. Профессор сүзләренчә, сугыш башланып киткән очракта,...

Америка профессоры, оборона һәм милли куркынычсызлык өлкәсендәге белгеч Роберт Фарли 2018 нче елда Өченче бөтендөнья сугышы башланып китү ихтималы югары булган биш ноктаны атаган.

Беренче урында Төньяк Корея тора. Агымдагы елда, бу дәүләт ракеталар ясау өлкәсендә уңышларга ирешү сәбәпле, ярымутраудагы хәлләр тагын да кискенләште. Профессор сүзләренчә, сугыш башланып киткән очракта, күп илләр кушылачак, шул исәптән Кытай белән Япония.

Икенче нокта - Тайвань. Утрауны өлешчә Кытай Республикасы контрольдә тота. АКШ Кытайны әлеге региондагы хәрби активлыгыннан баш тартырга чакыра.

Өченче урында - Украина. Бу илдә киеренкелек бетми. Киләсе елда хакимият алышынса, хәрби бәрелеш булырга мөмкин.

НАТОның көньяк флангы, бигрәк тә Төркия, дүртенче кайнар нокта булырга мөмкин. Профессор фикеренчә, Төркия соңгы вакытта Европа союзы белән АКШтан ерагая һәм Россия белән якынаюга бара.

Соңгы куркыныч регион - Фарсы култыгы. Согуд Гарәбстаны белән Иран арасында мөнәсәбәтләр киеренке һәм бу куркыныч нәтиҗәләргә китереп чыгарырга мөмкин.

фото: http://sensationalnews.net/archives/364

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев