Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Челтәрле коймак [рецепт]

Коймак пешерә торган төрле ысуллар бар. Әлеге челтәрле коймакны сөт белән кефирдан әзерлибез. Алар бик үзенчәлекле – ипи тәме килгән кебек булалар. Аларны чәй табынына чыгарырга да мөмкин. Эчлек белән дә ясарга була.

Кирәк:

* 500 мл кефир;
* 1 стакан сөт;
* 2 йомырка;
* стакан ярым он;
* 2 аш кашыгы шикәр комы;
* ярты бал кашыгы тоз;
* 1 бал кашыгы чәй содасы;
* 2 аш кашыгы үсемлек мае;
* коймакларны майлар өчен: сары май (топленое масло).
 

Эш барышы:

1. Кефир белән сөтне савытка салып җылытабыз. Кайнар булмасын, җылымса гына булсын. Аннары шунда ук йомырка, шикәр комы, тоз, чәй содасы өстәп, әйбәтләп туглыйбыз.



2. Иләнгән он кушып, төерләре калмаслык итеп әйбәтләп туглыйбыз. Камыр куе каймак кебек булырга тиеш. Аннары, камыр кабарсын өчен, аны бер ярты сәгатькә куеп торабыз.


3. Камыр күпереп өлгергәч, табада ике яклап кыздырабыз. 


Ул челтәрләнеп, алсу төскә керә.


4. Табадан алгач, һәрбер коймакны сары май белән майлыйбыз.
Тәмле булсын!

Марина Дмитриева

Реклама

 

http://www.syuyumbike.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев