Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Чәчәкләргә заказлар бик күп": Саба кызының сәйләнле чәчәк бизнесы

Бар инде татарның уңган киленнәре. Саба районы Кече Кибәче авылында яшәүче Рәфидә Ахунова да шундыйлардан. Үзе тырыш, үзе сабыр. Сабыр булмасаң шулкадәр кәрҗиннәргә сәйләнле чәчәкләр җыеп булмас иде.

Кыш көннәрендә генә түгел, җәен бакчада шаулап чәчәкләр үсеп утырганда да сорап киләләр Рәфидә Ахуновага кәрҗин-кәрҗин чәчәкләрне. Энҗе-мәрҗәннәрдән тезелгән чәчәкләрне күргәч болындагы, бакчалардагы гүзәллек өй түренә күчкән кебек. Чиләк-чиләк чәчәк өләшә ул.

– Рәфидә, сәйләннәр тезәргә кайдан өйрәндең?

– Интернет челтәрендә утырганда сәйләннәрдән үрелгән чәчәкләргә күзем төште. Шуннан үземнең дә ясап карыйсым килде. Карап утырганда бик ансат кына ясала кебек, әмма алай тиз генә килеп чыкмады. Миннән була торган нәрсә түгел икән дип, сәйләннәрне калдырдым да, кул белгән эшемә – бәйләвемә утырдым. Тик күңелгә тынгы бирмәде, ике ел элек кабат ныклап тотындым. Иң беренче каен агачы үрдем, аннан чәчәкләр ясый башладым. Күбрәк ясаган саен кул шомара, үземә дә ошый башлады. Чәчәкләремне әнигә, туганнарга күрсәткәч, матур дип мактап та җибәрсәләр, күңел дә үсеп китә, эшләргә дә рәхәт. Кич белән үземнең яраткан эшемә утырам.

– Бик вак эш бит, ничек түзеп утырасың?

– Миңа бу сорауны күпләр бирә. Аның белән вакланып утырганчы тик утыру рәхәтрәк диючеләр дә бар. Сәләт бөтен кешедә дә бар ул. Тик утырыр өчен дә сәләт кирәк. Һәр кеше ни дә булса эшләргә сәләтле. Ә менә мин тик утырырга яратмыйм. Кул эшләре белән утырганда күңелгә рәхәтлек килә. Кирәк булса да, булмаса да буш вакытым булуга кул эшенә тотынам. Хәзерге вакытта чәчәкләргә заказларым бик күп.

– Бер кәрҗин чәчәк “җыю” өчен күпме вакыт кирәк?

– Бер кәрҗин чәчәк ясау өчен 7-8 көн кирәк. Мин үзем 12,0 номерлы Кытай сәйләннәре белән ясыйм. Бер капта 450 грамм. Кәрҗиннең зурлыгы, чәчәкләрнең күплегенә карап тотыла. Кайчакта 300 грамм тирәсе сәйлән җитә, күләмлерәк эшләгәндә бер кап сәйлән кереп китә. Чәчәкләр ясау өчен иң беренче үзебезгә кирәк үлчәмдә тимерчыбык кисеп алабыз. Мин үзем 0,4 миллиметрлысын кулланам. Сәйләннәр тезелгән тимерчыбыкны үзебезгә кирәк формада - яфракмы, таҗлармы - шулай бөгеп ясыйбыз. Әзер чәчәкләрне алюмин чыбыкка беркетәбез. Аны яшел тасма белән урыйбыз. Кәрҗингә гипс салып шуңа беркетәбез. Барлыгы йөзләп кәрзин тутырганмындыр, төгәл генә санаганым юк.

Сәйләннәр белән эшләүгә кадәр бәйләү белән кызыксындым. Мине Мәгъмүрә әбием бәйләргә өйрәтте. Бәйләү белмәгән кызлар буламени дип, кичен гел үзе белән кич утырырга алып бара иде. Шунда мин дә башмаклар бәйли идем. Хәзер әбием мәрхүм инде, ә мин аңа бик рәхмәтле.

Реклама

– Кул ияләнгәнне генә эшлисеңме?

– Юк, гел яңартып, төрле-төрле әйберләр ясап карыйм. Әле менә хәзер фоамиран дигән материалдан ясый башладым. Анысы да бик матур чыга. Сәйләнле чәчәк кәрҗиннәре 1000-1500 сум,

– Бер дә кул эше тотып карамаганнарга эшләп карар өчен иң җайлысын кайсысын тәкъдим итәр идең?

– Сәйлән белән үрүдер. Сәйләннәр белән үрүне олы яшьтәгеләр дә тиз генә өйрәнә ала. Ир-атлар да сәйләннәрдән бик матур чәчәкләр ясый. Өйрәнергә теләк кенә кирәк, теләк булса бөтен эшне дә башкарырга мөмкин. Авыл җирендә күрше күршегә керми тормый бит, күргәч ошаталар, миңа да ясап бирмәс микән диләр. Аннан соң аларга да ясыйм. Менә шуннан китә инде. Социаль челтәрләр аша да сорыйлар. Кем сорый, шуңа ясап бирәм. Хезмәтем кемгәдер матурлык бүләк итә ала икән, сөенәм генә.

 

Автор: Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА
Фото: Автор

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев