Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Чәчкә: Операция алдыннан яулык ябып йөрдем

Эстраданың популяр җырчысы Чәчкә операция ясаткан. Хәзерге вакытта ул Казанның 12нче хастаханәсендә ята. Җырчының хәлен белергә теләп үзенә шалтыраттык.


"9 июнь көнне колагыма операция булды. Моңа күптәннән әзерләндем. Башта бәби көттек, бала тугач, аны имездем. Шулай итеп, операция төрле сәбәпләр аркасында һаман кичектерелде. Соңгы вакытта урамда яулык ябып йөрергә туры килде, колагымны сакладым. Күбесе "ни өчен яулык яптың?" дип гаҗәпләнде. Операция ике сәгатьтән артык барды. Аллага шөкер, уңышлы үтте, хәлем яхшы", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Чәчкә.


Чәчкәнең 9 айлык кызы Весна әтисе (Ирек Гибадуллин) белән өйдә. Җырчы берничә көннән өйгә чыгарырлар дип өметләнә. "Бик күп кеше хәлемне белеп шалтырата, "ярдәм кирәкмиме?" диләр. Барысына да рәхмәт", - ди җырчы. Шуны да әйтергә кирәк, Чәчкә хастаханәдән чыгуга җиң сызганып эшләргә планлаштыра. "Сабантуйларга чакырулар кабул итәм. Инде Себер якларында узган Сабантуйларында катнашып кайттык. Алга таба да эшләргә исәп, Алла теләсә", - диде ул.

Реклама


Чәчкәнең тизрәк терелеп, тамашачыларын сөендерүен телибез!


http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев