Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Чәчкә: «Күңел һаман да ышана алмый, авыр»

Популяр җырчы Чәчкә инстаграмда үзенең балачак хатирәләре белән уртаклашуын дәвам итә. Җырчы студиядә җыр яздырган вакытта, Миңтимер Шәймиевнең фотосурәтен күргәч, әбисе белән бәйле истәлекле мизгелләрне исенә төшергән.

 

Чәчкә Баланлы авылы мәктәбендә укыган чакта, аның әбисен, районда алдынгы бозау караучы буларак, Казанга Миңтимер Шәймиев кулыннан бүләк алырга чакырганнар. Әбисе бу тантанага ныклап әзерләнгән. «Хатынының тагын да чибәрләнүен күргән бабай «Казанга барсаң, сине Шәймиев алып калыр инде», дип әби кире әйләнеп кайтканчы борчылды», — ди Чәчкә.

Әбисенең вафатына 51 көн булган. «Күңел һаман да ышана алмый… Бик сагынабыз сине, авыр», — ди ул.

 

 

Фото: скриншот инстаграм

tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев