Саба дулкыннары

Чәчәк иснәп авырга узып буламы?

Берничә ел элек галимнәр бер сәер ачыш ясаганнар: мәни, имештер, энҗе чәчәк (ландыш) исенә тартыла икән. Бу хуш ис авырга калу мәсьәләсен хәл итәр яңа чорга нигез сала аламы?

Энҗе чәчәкне барыгыз да таныйдыр инде. Ул ак кына һәм вак кына бик матур чәчәк. Бик татлы искә ия ул. Бервакыт ул бик популяр чәчәк булган. Хәзер инде мондый хуш исле сабын белән өлкән яшьтәге ханымнар гына юына дигән ышану бар. Бу сабын составына бурженаль – чын энҗе чәчәкнең төп компонентын тәшкил иткән матдә керә. Лабораториядә бурженальнең кеше мәниенең аттрактанты булуын исбат иткәннәр.
 
Кеше организмындагы күкәйлек мәнине үзенә чакыра торган химик аттрактантлар бүлеп чыгара. Менә шуларны тикшергәндә белгечләрнең аптыравының чиге булмаган, алар хатын-кыз организмында бурженальгә тартым көчле башка берни таба алмаганнар, энҗе чәчәк исен тойган мәниләр “акылдан язгандай котырган”. Әйе, “хуш ис” дигәне ул күбрәк метафора инде. Мәниләрнең ис сизү органнары юк, алар ниндидер исне тоя, бәяли алмый.
 
Әмма бурженаль мәнигә физик йогынты ясый һәм моның нилектән булуын белгечләр ачыклаган. Мәниләр өчен катион каналлар бар. Катионнар ул - уңай ионнар. Бу очракта алар ике уңай зарядлы кальций ионнары. Мәни аерым бер химик мохиткә эләккәч, ион каналлары ачыла, ә мәнинең койрыгы күкәйлекне аталандыру өчен өстәмә тизлек биреп боргалана башлый.
 
Бурженаль ниндидер сәбәп белән шул каналларны ача. Ләкин бурженаль күп булган очракта гына шулай була. Һәм ул бик-бик күп булганда гына аталандыру процессы була икән. Шуңа күрә белгечләр лабораториядән тыш, энҗе чәчәккә күмелеп кенә авырга узып булмый дип кәефне төшерә...
 
Автор: Алсу Хәбирова.
Чыганак: Новости Mail.Ru
 
 
 

---
Өмет

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: