Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Чәчкә гаиләсенә ләкләк кайчан килергә җыена?

"Ник сөйләргә имеш-мимешләрне, ник чәйнәргә икән җырчыны? Бездә сезнең кебек җир кешесе, барыбыз да Аллаһ коллары"-дип җырлый җырчы Чәчкә. Чыннан да, нинди генә имеш-мимешләр дә, гайбәтләр дә юк бу дөньяда. Бигрәк тә артист халкы турында. Интернет челтәрен ачып җибәрүгә, теләсәң ниндиен укый аласың. Шулар арасында Чәчкә турындагылары да булмый түгел.

-Чәчкә, артист кеше турында күп кенә гайбәтләр сөйләргә яраталар. Үзең турындагыларга ничегрәк карыйсың?

- Гайбәтләр бик күп була инде ул. Элегрәк игътибар итә, борчыла идем. Хәзер җиңел кабул итергә өйрәндем. Кеше алдында йөрибез бит, кем нәрсә сөйли ала, шуны сөйли инде. Артык нерваны бетермәскә тырышам, әле гомер алда, күп кирәк булыр дим елмаеп.

-Интенет челтәрләрендә, бигрәк тә инстаграм битендә урнаштырылган фотолар астында матур комментарийлар белән беррәттән тупаслары да күп очрый. Аларга ничек җавап бирәсең

-Тупас комментарийларга гомумән җавап бирмим. Кызганычка каршыдырмы, бәхеткә каршыдырмы, ни дип җавап язарга белмим.

-Репертуарыңда оригиналь темага язылган җырлар күп булу белән башка җырчылардан аерылып торасың. Гомумән алганда, ничек тема туа? Әллә алдан ук берәр теманы уйлап йөрисеңме?

-Ориганаль темаларны мин бик яратам. Шуңадыр да, минем иҗатым да шундый темалардан тора. Чынлап кына әйткәндә, беркайчан да махсус уйлап утырганым юк. Гадәттә, көнкүреш эшләре белән маташкан вакытта, яисә берәр вакыйга була калса, "карале, моның турында җыр язсам ни булыр икән?" - дип уйлап куям. Шулчакта башка килгән җыр сүзләрен тиз генә язып куярга тырышам. Аннары тора-бара шул җыр өстендә эшли башлыйм. Андый җырлар башкаларга караганда тизрәк тә языла әле ул. Үземә дә ошый бу процесс.

- Үткән елны "Үз-үземә хуҗа"- дип җырлап йөрдең. Әле яңа гына табадан төшкән "Муен" җырында да " Без хуҗа әле ир-атка " дигән сүзләр бар. Ә сезнең гаиләгездә кем баш?

-Чыннан да, "Муен" җырымда шундый сүзләр бар. Яңа җырымны тамашачы бик яхшы кабул итте. Юморны аңлый белә торган тамашачы булуы бик сөендерә. Ә сүзләргә килгәндә, туйларда да бит теләк теләгәндә, "ир - баш, хатын - муен булсын" - дип телиләр. Муен кая бора, баш шул якка борыла диләр. Монда инде дөреслек, әлбәттә, бар. Чөнки гаиләдә хатын кыз беркайчан да баш булырга тиеш түгел. Мин мәсәлән "муен" ролен үтим. Гаиләбездә ирем - "баш". Ни генә дисәләр дә, бердә "баш" урынында буласым, үземә шунындый зур җаваплылыкны аласым килми. "Муен" булып "баш"ка ияреп йөрергә дә риза

- Әле күптән түгел генә кыз алып кайтып, исеме белән күпләрне шаккаттырган идегез. Ләкин күп вакытлар кызыңның фотоларын яшереп килдең. Баксаң, хәзер инде Веснаның инстаграмда үз бите дә бар икән.

-Аллаһка шөкер, Безнең Веснабызга да 1 яшьтә 3 ай булды. Инстаграмда үз битен булдыру уйламаганда килеп чыккан эш. Беркөн шулай фотоларын барлый башладым. Туганнан алып хәзерге көнгә кадәр бик күп фотолары җыелган. Һәр ата-ана өчен үз баласының елмайган, тәпи киткән вакытлары кадерле. Хәзергеләр замана балалары бит, истәлеккә калсын дип, үз битен булдырып, фотоларын шунда кертеп барырга булдык. Әлегә әлеге битне ирем белән мин алып барабыз, баланың күзлегеннән чыгып комментарийлар язабыз. Миңа калса, кызым үскәч, аңа әлеге фотоларны карап утырырга бик кызык булыр. Һәм әлеге битне үзе алып бара башлар. Мин, мәсәлән, хәзер үземнең балачактагы фотоларымны бик карар идем. Ләкин , кызганыч, ул вакытта безнең һәр адымыбызны фотога төшерергә мөмкинлекләр булмаган.

-Хаман да шул гайбәтләргә кире кайтып, соңгы вакытта "Чәчкә, әллә бәби көтәсезме?" - дигән комментарийлар очратырга туры килде. Бу имеш-мимешләр генәме, әллә чыннан да Веснаны апа итәргә җыенасызмы?

-Чыннан да, андый сорауны күп бирделәр соңгы вакытта. Инстаграмга керткән бер фотомда, әллә чыннан да әзрәк вес җыйганга, әллә фотода шулай бик уңышлы чыкмаганга, "йөкле икән" - дип уйлаучылар күп булды. Ләкин әлегә икенче артыннан барырга җыенмыйбыз. Ләкләк безнең баш очында оча башласа, һичшиксез, тамашачылар белми калмас. Мондый гайбәтләр тагын чыкмасын өчен үз-үземне кулга алдым, диета тота башладым һәм күп вакытымны спортка багышларга дигән максат куйдым.

-Хыял кешене яшәтә диләр. Ә сез хәзерге вакытта нинди планнар,хыяллар белән яшисез?

-Иҗат кешесенең планнары беркайчан да бетми инде ул. Аллага шөкер, минемдә чынга ашырасы планнарым бик күп. Нихаять, декрет ялыннан соң, үземнең төркемем белән гастрольләргә чыга башладык. Тамашачы сагынган, концертларда бик җылы кабул итәләр. Моны күреп күңел сөенә. Концертлардан бик күп уңай эмоцияләр җыеп кайтам. Алга таба да яңа җырлар, клиплар, оригиналь темалар белән тамашачымны сөендерергә исәпләп торам.

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев