Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Чаллыда маршрутка йөртүчесен укучыны елатканы өчен эшеннән алганнар

Аңа клиентлар белән аралашу буенча курслар үтәргә тәкъдим иткәннәр.

(Чаллы, 5 февраль, "Татар-информ", Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллыда маршрутка йөртүчесен мәктәп укучысының транспорт картасын тәрәзәдән ыргыткан өчен эшеннән алганнар. Бу хакта Чаллының башкарма комитетында хәбәр иттеләр.
Социаль челтәрләрдә микроавтобус йөртүчесенең 9 яшьлек мәктәп укучысын елату хәленә җиткерүе турында фикер алышу барган. Малай транспорт картасын сузган, анда акча булмаган. Ир бала әйтүенчә, әнисе кичтән акча салган булган.
Микроавтобус йөртүчесе балага кычкырып кына калмаган, картасын алып юлга, машина тәгәрмәчләре астына очырган. Ул эшеннән азат ителгән һәм административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аңа клиентлар белән аралашу буенча курслар үтәргә тәкъдим иткәннәр. Ә техника хуҗаларына машина йөртүчеләр белән мондый хәлләр кабат булмасын өчен эш алып барырга күрсәтмә бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев