Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Чаллы күгендә Раштуа төнендәге сәер яктылыкның сәбәбе билгеле булды

Раштуа төнендә Татарстан күгендә метеороид янган. Бу турыда АКШның Аэронавтика һәм космосны өйрәнү Милли идарәсенә (NASA) сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә. "Чаллы күгендәге сәер яктылык: нәрсә булды бу?" - дип язган идек. 7 гыйнварда 00.24 сәгатьтә NASA Чаллы күгендә шартлау терки. Бу секундына 21 километр тизлектә хәрәкәт иткән метеороид була....

Раштуа төнендә Татарстан күгендә метеороид янган. Бу турыда АКШның Аэронавтика һәм космосны өйрәнү Милли идарәсенә (NASA) сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

"Чаллы күгендәге сәер яктылык: нәрсә булды бу?" - дип язган идек.

7 гыйнварда 00.24 сәгатьтә NASA Чаллы күгендә шартлау терки. Бу секундына 21 километр тизлектә хәрәкәт иткән метеороид була. Атмосферага кергәч, ул шартлый. Шартлаук көче тротил эквиваленты белән исәпләгәндә 0,1 килотонна булган. Чагыштыру өчен - Хиросима шәһәрен тулысынча җимереп бетергән атом бомбасының куәте 20 килотонна булган.

Шул сәбәпле, бу шартлауны Татарстанның көнчыгыш районнарында - Чаллы, Әлмәт, Зәй, Алабугаларда күрүләре гаҗәп түгел. Шаһитлар әйтүенчә, шартлау нәтиҗәсендә һава дулкыны җиргә дә килеп җиткән - кайбер торак пунктларда тәрәзә пыялалары зыңгылдаган.

"Раштуа күгендәге яктылыкны" техноген катастрофа дип тә, атмосфера күренеше дип тә, шулай ук гайре табигый хәлләр белән дә аңлатканнар иде.

Метеороид дип тузан белән астероид - космоста хәрәкәт иткән күк җисемнәре арасындагы элементларны атыйлар. Алар зур тизлектә атмосферага үтеп керә һәм, кислород тәэсирендә яна. Аларның кечкенәләрен без "атылган йолдыз" дип атыйбыз. Җиргә төшкән метеороид кисәген исә метеорит дип атыйлар.

Реклама

http://www.intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев