Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Чаллы егете Россия рекордын куйды

Ижау шәһәрендә 19-23 яшьлек үсмерләр арасында пауэрлифтинг буенча Россия беренчелеге үтте.

Ижевски шәһәрендә 19-23 яшьлек үсмерләр арасында пауэрлифтинг буенча Россия беренчелеге үтте, дип яза "Шәһри Чаллы"газетасы.

Ярышларда Яр Чаллы исемен "Заря" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Светлана Петрова, Булат Рәхматуллин, Никита Кошко (тренер-укытучы Лариса Юрьевна Коткова) һәм Евгений Роенко (тренер-укытучы Евгений Валентинович Роенко) якладылар.

Нәтиҗәдә, Евгений Роенко Россиянең спорт мастеры нормативын үтәп, өченче урынны алды. Өч күнегү күрсәтү барышында ул барлыгы 850, 0 кг авырлык күтәргән. Моннан тыш ул, 105 кг кадәр авырлыктагы үсмерләр арасында, штанганы яткан килеш күтәрү буенча, Россия рекордын да куйды. Спортчы күтәргән авырлык 290,0 кг тәшкил итте.

фото:http://нчф.иэуп.рф/node/1078

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев