Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Чаллыда ир-атны үтергәнче кыйнаган ике яшүсмер тоткарланган (ВИДЕО)

Балалар мәйданчыгын чүпләмәгез, дип кисәтү ясаган ир-атны үтергәнче кыйнаган ике яшүсмер тоткарланган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Татар-информ”язуынча, кичә кич 32нче комплекста 49 яшьлек ир-ат көнбагыш ашап балалар мәйданчыгын чүпләгән яшүсмерләр төркеменә кисәтү ясаган. Алар аңа йодрыклары белән ташланган.
 
Ир-атны кыйнаучыларның икесе күрсәтмә бирү өчен полиция бүлегенә китерелгән. Беренчел тикшерүләр буенча, ир-ат йөрәк өянәгеннән үлгән булырга мөмкин.
 
Хәзерге вакытта хокук саклау хезмәткәрләре әлеге булган хәлне өйрәнә.
 

 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

---
Матбугат.ру
№ --- | 18.07.2018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев