Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Чабаксарда әнисе белән барган бер яшьлек кыз канализация коесына егылып төшкән - видео

Чабаксарда ике эшче Болгарстрой урамының 7нче йорты янындагы канализация юлларын ремонтлаган. Берсе, подъезд ишеге төбендәге канализация коесын ачык калдырып, читкә китә. Бер яшьлек баласы белән барган ана моны күрмичә узып китә. Кызы исә арттарак калган була. Ул өч метр тирәнлектәге канализация чокырына егылып төшә. Видеомәгълүмат Россия Тикшерү комитеты сайтында урнаштырылган.

Эшчеләр кызны коткара. Бәхеткә, аның сәламәтлегенә зур зыян килми - бер кулы җәрәхәтләнә. Аны хастаханәгә алып китәләр.

Җинаять эше кузгатылган. Гаепле кеше тоткарланган. 
 
Социаль челтәрләрдә люкны ачык калдырган эшчеләрдән бигрәк, кызын артта калдырып, "һавага карап" барган ананы тәнкыйтьлиләр.
 
"Люкны киртә белән әйләндереп алмаган бу диваналар - анысы аңлашыла инде. Ана кеше гаҗәп! Баласыннан алда бара, аны карамый, сабый егылып төшкәч, кулындагы пакетын да ташламады. Бигрәк гаҗәп - баласы егылып төшкән, ул кулларын селкеп кенә тора, бернишләми".
"Ә ана кая карый? Ул бит эт түгел, аны калдырып алга китәргә?"
"Әйе, гаҗәп, ана кешенең реакциясе сәер. Мин үзем люкка сикерер идем".
 
 
 
 
 
 

 

 

 

 

 
 
 
 
 
 
 
 

 

Маленькая девочка провалилась в открытую канализацию ⠀ Момент происшествия попал на камеру видеонаблюдения. Шокирующий инцидент произошел в Чебоксарах. Во время работ по промывке канализации один из рабочих не закрыл канализационный колодец у входа в подъезд дома. Через несколько секунд мимо проходила мама с дочкой. Малышка не заметила открытый люк и упала в канализацию глубиной около трех метров. Ребенка вытащил мужчина. В результате девочка получила кровоподтек правой руки. ⠀ #неунас #ребенок #канализация#selfiekazan#mykazan#kazancity#tatarstan#наштатарстан#мойтатарстан#кулшариф

Публикация от Казань | Подписаться  (@kazan_inform)

Реклама

 

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев