Саба дулкыннары

Бюджет акчасы кая коела?

Үткән атна ахырында Сингапурдан кайтышлый Владимир Путин Санкт-Пе­тер­бургка сугылды һәм Пушкин шәһә­рен­дә даруханәләргә керде. Юлбашчы илдә гарипләрне бушлай дару белән тәэ­мин итү системасының эшләмәвен алдан белеп, җитәкчеләрне “мунча кер­тергә” әзер­ләнеп килгән иде.

“Бюджет акчасы бармаклар арасыннан коелып бетә, ә иң мөһиме: ташламага ия бу­лучыларның кайберләре үзләренә ки­рәкле препаратларны алмыйлар”, – диде Владимир Владимирович, губернаторларга карап. Бушлай дару белән тәэмин итү өчен бүленгән күпме ак­чаның комга сеңгән су кебек юкка чыгуын сер итеп кенә “Ватаным Татарстан” укучыларына да әйтик: бер елга 380 миллиард сум гына эзсез диярлек югала икән. Бу – уртачарак берничә Россия өл­кәсенең бюджеты күләмендә.

 

Акчалар мул бүленсә дә, авырулар тиешле даруны ала алмый, табиб янына һәм дару­ханәгә бару өчен юлга байтак акча тотсалар да, ахыр чиктә даруның кирәксезен генә кулга тотып калырга мәҗбүрләр. Үзәккә үткән бу проблема белән Кремль кәнәфиендә утыру­чының да теңкәсенә тиеп беткәннәр икән.  Төбәкләрдә исә өс­тен­леккә ия булган авыруларның төгәл санын да, аларга нинди даруның күпме кирәк буласын да белмиләр икән. Федераль исем­лектә 734 препарат бушлай бирелергә тиеш дип тәгаенләнсә, төбәк исемлекләренә – 180, кай­берләрендә – 300, артык юмарт кыланганнарында 500 препарт кертелгән ди. Берничә тапкыр табиб янында һәм дару­ханәдә бушка аяк ите ашап кайткан авырулар, билгеле инде, бушлай тәэ­минаттан баш тартып, үзлә­ренә акча гына таләп итәләр.

 

 

Сер итеп кенә әйтик: табиблар авы­руның өстен­лектән акча файдасына баш тартуына тешләре-тырнаклары бе­лән каршы тора. Шуңа карамастан, федераль өстен­леккә ия булган 15 миллион 600 мең авыруның 12 миллион 400 меңе, дарулардан баш тартып, акчасын алуга ке­решкән икән. Губернаторлар менә шуннан зарлана да инде: “Каян акча җит­керергә?” – диләр. Юлбашчы исә, папкасындагы саннарга карап, акчаның ни өчен җитмәвен әйтеп тора: дарулар өчен бү­ленгән акча җирле җитәкчеләр белән бе­рек­кән коммерция структураларына се­ңеп бетә. Владимир Путинның мондый үт­кен проблемаларны зурдан кубып кү­тәрүе беренче тапкыр гына түгел. Гадәттә ил лидерның нәгърә оруына карап кына йөк урыныннан кузгалмый, чөн­ки калын тиреле чиновниклар көпчәккә зур күсәк булып кысыла.

 

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: архив/Татар-информ

http://www.vatantat.ru/

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: