Саба ТВ

Бәйрәм шаукымы озакка җитәрме?

Республикада өлкәннәр ункөнлеге башланды. 1 октябрь көнне алар өчен нинди генә чаралар уз­мады... Интернет та олыларны хөрмәтләгән фотолар белән тулып тор­ды. Һәркем бу көнне үзенең якын кешеләрен искә төшереп, аларга рәхмәтен белдергән җылы сүзләр язды. Ә чынында хәлләр ничек соң?

Без өлкәннәрне бәйрәм вакытында олылап, аннан соң онытмыйбызмы? Хәер, сер түгел, бер авылда 90 яшен тутырган ике кеше яшәп тә, берсен котлыйлар, аның турында газетага да язып чыгалар, ә икенчесе читтә кала бирә. Мондый мисаллар, бәй­рәм беткәч, тагын да күбәя әле.

 
“ВТ” хәбәрчесе Өлкәннәр көнендә шәһәр транспортына утырып, аларга хөрмәт бармы, бәйрәм көнне булса да игътибар күрсә­тәләрме, дип юлга чыкты. Иң беренче булып 22 нче маршрут автобусына утырдым. Халык күп. Ни гаҗәп, өлкәннәр басып бара, матур итеп би­зәнгән, колакларына колакчынын тыгып йокыга кит­кән кыз утыра. Мөгаен, төнлә йок­лый алмагандыр. Ничек кенә күзен йоммаска тырышса да, башы аска төшеп китеп, харап итә. Янәшәсен­дә басып торучы әбиләрне күр­ми дә ул. Бара торгач, автобус­ка бер төркем олылар керде. Кәефләре шәп, бәйрәм уңаеннан бер аш­ханәгә җыя­лар икән үзләрен. Шунда барышлары. Әллә шул шатлыктан утырып торуны кирәк тапмадылар. Бер хастаханәгә кереп чыгарга булдым. Эндокринолог кабинетына чират зур. Өлкән­нәрнең кү­бесе – шикәр авыруы белән интегүчеләр. Электрон чиратка язылып кил­гәннәр. Әле ярый табибы кешелек­ле булып чыкты, инвалид арбасындагы Мария ханымны күреп, чакырып алды.


“Бәйрәм хөрмәтенә авыруларга тагын да игътибарлырак булырга тырыштык. Кай­берәүләрне вакыты җит­мичә дә кабул иттек. Җылы сүзебезне кызганмадык. Без өлкәннәргә ел дәвамында ихтирам белән карыйбыз. Эшебез – авыруларын гына түгел, күңеллә­рен дә дәва­лау”, – ди эндокринолог Чулпан Зәйнул­лина.


Кайтыр юлда тагын бер автобуска утырдым. Әмма, ни гаҗәп, олыларны хө­р­мәтли торган маршрут эләк­­мәде миңа. Совет мәй­да­нында автобуска ашыгучы әбине утыртмый кит­теләр, зур букчалысына урын бирмәделәр. Аның каравы юл аркылы чыгып баручы әбине җитәк­ләгән яшь егетне күреп күңел булды. Әле олыларны олылаучы яшь­ләр бар икән! Гомумән алганда, республикада яшәүче өлкән­нәр үз­ләренә игътибар тоямы? Ка­занның Седов урамында гомер итүче Сәмигул­ла абый Гатауллин бу яктан бәхетле. Аны 90 яшьлек юбилее белән котларга Татар­стан­ның хез­мәт, халыкны эш белән тәэ­мин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде. Сәми­гул­л­а абый Апас районының Болгаер авылында туган. Сугыш вакытында авылда эшли, 1949 елдан 1952 елга кадәр ар­миядә хезмәт итә. Аннан соң Казанның бер оеш­масында гомер буе хезмәт куя.


Республикада 90, 95, 100 яшен тутырган кеше­ләр­не өйләренә барып котлау дәвам итә. Татарстанда йөз яшен тутырган 316 кеше яши. Иң өлкән кешегә – 107 яшь. Анна Емельянова Биектауда гомер итә. 105 яшькә җиткән Нәбиулла Кә­лимул­лин Ка­зан­ның Мәскәү районында яши. Нәбиулла абый­ның бу яшькә җитүе – ирләр арасында сирәк очрый торган хәл. Респуб­ликада ха­тын-кызлар озаг­рак яши. Бу хатка Министрлар Кабинетында узган брифингта министр Эльмира Зарипова җиткерде.


“2012 елда һәр бишенче кеше олы яшьтә дисәк, хәзер һәр дүртенче кеше өлкән булып санала. Шуңа да өлкән­нәр актив тормыш алып бара. 2016 елдан бирле алар компьютер осталыгына өй­рәнәләр. 11 ел эчен­дә 30 мең­нән артык кеше интернет серләренә тө­шенде. Быел исә 1 мең кеше яңадан укыр дип көтелә, – ди ул. – Олыларны эшкә урнаштыру буенча да эшлибез. 2017 елда 478 кеше эшкә урнашты. Быел рес­публиканың 47 оешмасы өлкәннәргә 5 мең­нән артык эш урыны тәкъдим итте”.


Республикада әби-ба­байларның якыннарына ярдәм итү проекты эшли башлаган. “Йө­гереп йөргән әти-әни­сенең кинәт кенә урынга калуын балалары аңлап бетерми. Алар каушап кала. Аерым фатирда яшәгән олылар бөтенләй игътибарсыз калырга мөм­кин. Проблеманы хәл итү өчен аларны картлар йортына тапшыра башлый. Әмма без аны булдырмас өчен яңа проект буенча эшли башладык. Олыларны тәрбияләү өчен 60 кешене укыттык. Димәк, шуның хәтле кеше картлар йортына эләк­мичә калды. Зәй, Түбән Кама шә­һәр­ләрендә авыру өлкән­нәрне караучылар хезмәте эшли башлады. Пенсия яшенә җиткән яки лаеклы ялда булган элеккеге шәф­кать туташларын укыттык. Кайберләре кабаттан белем алды. Алар хәзер өлкәннәргә ярдәм итә. Бу хезмәт бушлай булмаса да, мөрәҗәгать итү­челәр күп. Әлеге алым бе­лән дә без өлкәннәрне картлар йортына илттер­мичә калабыз, – ди Эльмира Зарипова. – Өлкәннәрне тәр­биягә алу проекты да тиккә генә эшли башламады. Аның максаты – өлкәннәргә, үзенеке булмаса да, чит гаилә җылысын бирү. Алар да, проект булмаса, өл­кәннәр йортында гомер итәр иде, – ди ул. – Актив тормыш алып баручы өл­кән­нәргә сокланмый мөмкин тү­гел. “Балкыш” фестивален ге­нә алыйк. Зур сәхнәләрдә алар­ның тагын да яңа талантлары ачыла. Алар яшь­лек­ләренә ки­­ре кайта, уен-көл­ке, җыр-моң белән гомерлә­рен озайта”.


Россия Пенсия фонды­ның Татарстан бүлеге ида­рәчесе Эдуард Вафин, барлык өлкән­нәр дә тиешле пенсия акчасын ала, ди. “Картлык буенча түләнелә торган уртача пенсия 13 мең сумнан артык. Сугышта катнашучылар уртача 38 мең сум акча ала. Хәзер өлкәннәргә мөмкин­лек­ләр күп. Алар пенсия фонды сайтына кереп, үзләренең акчаларын да карый ала. Хәтта лаеклы ялга чыкмаган кешеләр дә күпме акча аласын исәп­ләр­гә мөмкин”, – ди ул. Татар­стан­ның сәламәт­лек саклау министры урынбасары Альберт Осипов олыларга күрсә­телгән ярдәм турында сөйлә­де. “Яшь барган саен кешеләр хастаханәгә күбрәк мөрәҗә­гать итә. Аларга гел табиб ярдәме кирәк. Республикада өлкәннәргә карата игътибар зур. Өч елга бер тапкыр уздырыла торган диспансеризация вакытында күп кенә авырулар беленә. Вакытында ачык­лагач, гомер­ләрен саклап калып була. Киләчәктә республикада гериантология кабинетларын, госпитальдә өл­кәннәр өчен урыннарны арттыру бурычы тора”,– ди ул.


Республикада өлкәннәр бу көннәрдә бушлай музейга бара ала. Кайбер районнарда юридик ярдәм дә күрсә­тәләр. Кыскасы, аларны хөр­мәт­ләя­чәкләр. Бу уңайдан, газета­бызның актив хәбәр­чесе, “Мәңге яшисе килә” пенсионерлар һәм ветераннар клубы җитәк­чесе Рафаэль Сальмушев та мактанып алды әле. “Тик тормыйбыз. Гел нидер эшлибез. Ялгызларга парларын табарга булышабыз. Бик күп җырчы­ларыбыз, үзешчән коллективларыбыз бар. Кайда гына чыгыш ясамыйбыз. Картаерга ашыгасы килми. Безне концертларга да, ки­тапханәләргә дә, музейларга да чакырып торалар. Ул яктан республикада игътибар зур”, – ди ул.


Ә менә бәйрәм узып та, котларга онытылган кеше­ләр булса, нишләргә соң? Министр, авылда яшәүчеләр – җирле үзидарәгә, шәһәр­дә­геләр социаль яклау бүлек­ләренә барсын, ди. ”Бер генә кеше дә онытылырга тиеш түгел. Өлкәннәрнең күңеле рәнҗе­мәсен иде. Аларны сөенде­реп торыйк. Кайчак бер җылы сүз дә җи­тә”, – ди ул.

 

Фото: http://vatantat.ru/index.php?pg=1863

Гөлгенә ШИҺАПОВА

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 142, 03.10.2018/)

 

 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: