Саба ТВ

Бәйрәм белән! Җирле үзидарә көне белән!

Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, муниципаль хезмәт ветераннары, профессиональ эшчәнлекләре җирле дәрәҗәдә идарә итү процессын оештыру белән бәйле Депутатлар!

Сезне җирле үзидарә көне белән котлыйбыз!

Җирле үзидарә органнарына районның социаль һәм икътисади үсеше, аларда яшәүчеләрнең иминлеге өчен зур җаваплылык йөкләнгән. Нәкъ менә җирле хакимияткә, халык ышанычлыларына кешеләр үзләренең мөһим проблемалары, кыенлыклары һәм кайгыртулары белән мөрәҗәгать итә.

Муниципаль хезмәткәр эше кешедән хуҗалыкның төрле тармакларында киң белем, зур җаваплылык, даими үз-үзеңне контрольдә тоту һәм түземлек таләп итә. Кешеләргә хезмәт итүдән дә кадерлерәк һөнәр юк.

Бу бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, тынычлык һәм татулык, туган районыбыз хакына җирле үзидарәне ныгытуда яңа уңышлар телибез.
 

http://saby.tatarstan.ru/tat/

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: