Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бәйрәм белән! Финансист көне белән!

Хөрмәтле Саба районы финанс системасы хезмәткәрләре!

Һөнәри бәйрәмегез-Финансист көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!

     Финанс органнары бюджет акчаларын нәтиҗәле һәм рациональ куллануны тәэмин итә торган финанслар белән идарә итү системасын булдыруда мөһим роль уйный.

      Финансларны грамоталы планлаштыру һәм бүлү, аларны сарыф итүнең нәтиҗәлелеге белән идарә итү, консолидацияләнгән бюджетның керем чыганакларын үстерү, бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү – бүген финанслар алдында торган катлаулы бурычлар.

  Социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итү, безнең район икътисадының алга таба үсеше һәм тотрыклылыгы, социаль һәм башка проектларның уңышлы тормышка ашырылуы сезнең һөнәри осталыгыгыздан һәм уңышлы эшегездән тора.

     Сезнең намуслы хезмәтегез киләчәктә дә район халкының тормыш-көнкүрешен яхшыртуга һәм бюджет финанс системасын үстерүгә юнәлдерелгән иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм итәр, дип ышанып калабыз.

      Камиллеккә омтылу, таләпчәнлек һәм максатчанлык сезгә алдыгызга куелган бурычларны нәтиҗәле хәл итәргә ярдәм итсен!

      Сезгә яңа һөнәри уңышлар һәм финанс тотрыклылыгы телибез. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, оптимизм, тормыш энергиясе, иминлек телибез!

 

https://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев