Быелның икенче кварталында Татарстанда яшәү минимумы күләме 3,3 процентка арткан
Хәзер ул 8 мең 568 сум тәшкил итә.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан имзаланган карардан аңлашылганча, хезмәт яшендәгеләр өчен ул - 9 мең 142 сум, пенсионерларга - 7029 сум, балалар өчен ай саен 8 мең 490 сум күләмендә билгеләнгән. Агымдагы елның беренче кварталында республикада яшәү минимумы 8 мең 298 сум тәшкил иткән. Россия күләмендә исә 9 мең 909 сум булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев