Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Быелгы уңыш сөендерәме?

Республиканың кайбер районнарында бәрәңге ала башладылар. Быел аның уңышына өмет зурдан. Яңгырга тилмермәдек, күпләр, "икенче икмәк" уңышы әйбәт булачак, дип юрады. Кыяр, суган да ишелеп уңган. Тик менә помидор белән кишергә генә артык дым килешмәгән. Шуңа: "Быел помидорны кибеттән сатып алып тозладым", - дигән сүзләрне ешрак ишетергә туры килә. Ә...

Гөлара ШӘРИПОВА, тәрбияче (Арча районы, Казанбаш авылы):


- Бәрәңгене алып ашый башладык. Уңышы начар түгел. Тик соңгы көннәрдә фитофтора төште, яф­рак­лары каралды. Помидор белән дә шул ук хәл. Калган яшелчәләр бик яхшы уңды. Суган, кишер, чө­гендер киләсе уңышка кадәр җи­тәр дип уйлыйм, черемәсен генә.

Фарсель ЗЫЯТДИНОВ, танылган бакчачы, галим:


- Бәрәңгене ашарга җитәрлек итеп кенә утыртабыз. Быел бакчадагы бөтен яшелчә, җиләк-җимешкә авыру тиде. Берәүләр бер хатыннан үсенте алганнар. Теге ханым исә бакчадагы җирен эшкәртмичә генә үстергән. Шул үсентегә ияреп килгән авыру бөтен күрше-тирә бакчасына таралды. Быел аның өчен шартлар да бик яхшы булды бит. Яңгырлар күп яуды, дым җитәрлек иде. Бакчага авыру таралу өчен, бөҗәкләр ташыган бер зарарлы орлыкның төшеп калуы да җитә. Помидорны авырый башлаганчы җыеп калдым. Теплицадагы кыяр-поми­дорлар яхшы күренә үзе. Аларга артык дым эләкми, син сипкән су белән генә тукланалар бит. Суганны җыйдык, уңышы ярыйсы булды. Кишер үсә әле, ямь-яшел.

Халисә ГӘРӘЕВА, лаеклы ялдагы укытучы (Мөслим районы, Баек авылы):


- Бакчамда күбрәк гөлләргә игътибар бирәм. Бәрәңге, фасоль, кыяр, помидор, борчак, кишер, чөгендер, кәбестә дә үстерәм. Быел кыяр мактанырлык булмады. Бәрәңгегә фитофтора авыруы тиде. Помидор уңышы да уртача. Ә менә ташкабак, кабак бик яхшы. Узган ел су сибеп тә уңыш куанырлык булмаган иде. Быел су сибәсе булмады. Тик көчле яңгырлардан соң җир бик нык ярылып, үсем­лекләргә яхшылап үсәргә комачаулады.

Айрат ШӘЙХЕЛИСЛАМОВ, янгын сүндерүче (Лениногорск районы, Шөгер авылы):


- Уңыш быел Аллаһка шөкер! Тормыш иптәшем Лилия бакчадагы карлыганнардан күп итеп компот япты. Кыярдан да зарланмыйбыз. Утыртканнары барысы да өлгерде. Аларны инде тозлап та куйдык. Помидорны күп итеп утырт­масак та, уңды. Бәрәңгене алып карамаган әле. Болай сабак­лары бик матур күренә.

Финзия ГАЗИЗОВА, "Яңа Гасыр" каналы хәбәрчесе:


- Бәрәңгенең соң өлгерә торган сортын утыртабыз. Авыз итеп карадык инде. Бәрәңге әлегә сусыл. Шуңа күрә тиз генә казырга җыенмыйбыз. Кайбер бакчаларга фитофтора төшкән. Бәрәңге яфраклары кап-кара булып утыра. Бездә исә быел уңыш мул булырга охшаган. Бакчада яшелчәләр күп. Әмма теплицадагы кыярга быел әллә нәрсә булды. Телә төште, бетләде. Шуңа күрә уңышы мулдан булды дип әйтә алмыйм. Шуңа да карамастан, кыярны тозладык. Күр­шеләр үзләренең уңышлары белән уртаклашты. Помидор һәм кишер бик яхшы үскән. Узган ялларда, кышка дип, кишер, кыяр,
помидор, суганнан салат ясап куйдык. Булганына шөкер. Җитә, Ал­лаһы боерса.

Эльвира ХАММАТОВА, җырчы:


- Безнең Балык Бистәсе ягында бәрәңгене беренче тапкыр Питрау көнне алып карыйлар. Уңышын да шуннан чамалап була. Быел яңгыр вакытында яуды, ярыйсы гына җылы көннәр торды. Кортлар да сирәк очрады. Шуңа күрә бәрәңге котырып үсте. Уңышы яхшы булырга охшап тора. Әлегә саргайганын көтәбез. Быел кыяр тишелмичә азаплады. Булганнары да үсә алмый череп барды. Шуңа уңышны соңрак ашыйбыз. Бәлки, сентябрь­дә көннәр яхшы килер дип, тагын бер мәртәбә кыяр утырттык әле. Помидорларны быел аеруча хәстәрләп караган идек. Тик помидорлар соң яралды һәм күбрәк сабакка үстеләр. Үзе­безгә җитә, әлбәттә. Тик кара төшеп, бозыла башлаулары гына кәефне төшерә. Табигать елдан-ел үзгә­реп, җәйне танымаслык итмәсен иде. Куйган хезмәтебез­нең уңыш­ла­рын мулдан алырга язсын!

Илнар НИЗАМИЕВ, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры актеры:


- Менә бүген бәрәңге алырга кайтабыз. Берничә тапкыр алып караган булды. Быел уңыш яхшы булырга охшаган. Кишер, чыннан да, начаррак. Кыяр белән дә шул ук хәл. Тик куркыныч түгел - узган елгы запаслар да бар әле. Кишер, бәрәңге җитмәсә дә, аптырап тормыйбыз. Базардан алабыз, артык кыйммәткә чыкмый. Бакча уңы­шын­нан тыш, кыяр-помидорны да шуннан сатып алабыз. Абрикос, слива, үзебез җыйган җир җи­ләкләреннән кайнатма, компот әзерләдек. Соңгы елларда как та ясыйбыз. Кышка әзерлек көчле, Аллаһка шөкер!

"ВТ" кайнар линиясе

Сорау юллаучылар игътибарына! "ВТ" кайнар линиясе көн саен бик күп шалтыратулар кабул итә. Үзегезне борчыган сорауларны 8(843) 222-09-67, 222-09-70 һәм 89872076910 телефон номерларына шалтыратып юллый аласыз. Телефон аша гына җиткереп булмаган очракта Казан шәһәре, Академия урамы, 2 нче йорт яки info@­vatantat.ru электрон адре­сына аңлаешлы итеп хат язып салыгыз.

Быел салым түлисеме?

Бер елдан артык салым түләү өчен хат килгәне юк. Күпме генә көтсәм дә, бер генә хәбәр дә булмады. Әллә минем бурычым юк микән? Аны каян беләсе?


Земфира.
Казан

Хәзер салым буенча бурычны күпфункцияле үзәк­ләр аша белеп була. ИНН һәм паспортыгызны күрсәткән­нән соң, биредә бурычыгыз булса, салым түләргә тиешле квитан­цияне бастырып би­рә­ләр. Шулай ук бурычыгыз бу­лу-булмауны үзегез яшә­гән районның салым инспекциясе бүлегеннән бе­ле­шә аласыз. Өйдән чыкмыйча да, бурычыгызны белеп була. Моның өчен nalog.ru яки gosuslugi.ru сайтларына кереп карарга кирәк.

Мәскәүне ничек карарга?

Мәскәү каналларын карыйсы килеп, телевизор өчен кыйммәтле приставка алган идек. Тик ул бары тик казанныкыларны гына күрсәтә. Кайсы каналга куйсаң да, Татарстан каналлары килеп чыга. Мәс­кәүнекеләрне ничек карарга?


Азат

Федераль каналлар белән безнекеләр килешү төзегән. Шуңа күрә Сез рес­публикада эшләүче каналларны карыйсыз. Мәс­кәү каналларын карар өчен, кабель яки спутник телеви­де­ниесенә тота­шыр­га кирәк.

Бәдрәфкә кая чыгасы?

Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан базардагы бәдрәфне бикләп куйдылар. Хәзер ул биредә эшләүчеләр өчен генә эшли. Ә сатып алучылар нишләргә тиеш?


Ләлә

Бәдрәф булдыру - базар җитәкчелегенең бурычы. Әмма аның СанПиН таләп­ләренә туры килүе мөһим. 50 сәүдә ноктасына бер бәдрәф куелырга тиеш. Ул сату нокталарыннан 50 метр читтә урнаштырыла. Әлегә беркем дә базар җитәкчеле­генә бәдрәф сорап мөрә­җәгать итмәгән икән.

Гафу итәрләрме?

Суд приставлары банкка әҗәте булган кайбер кешеләргә кагылмыйлар икән. Бу исемлеккә кемнәр керә?


Миләүшә

Әгәр сез банкрот дип табылсагыз, түләргә мөм­кин­легегез булмаса, суд карары чыгарылганга өч ел вакыт узса, сул приставлары килмәскә дә мөмкин. Әгәр кредит алучының торган урынын тапмасалар, аның исемендә милек юк икән, андыйларны да эзләп аптыратмаска мөм­киннәр. Әмма кредитны махсус түләмичә йөрүче­ләр өчен закон катгый. Аның өчен җинаять эше дә ачылырга мөмкин. Түләмичә йөрүче кешене ике елга ирегеннән мәхрүм итәргә дә мөмкин­нәр хәтта. Чит илгә мо­ңарчы 10 мең сум бурычы булган кешеләрне чыгармасалар, 1 октябрьдән бу сумма үзгәрә һәм 30 мең сумга җитәчәк. Тагын бер яңалык: чит илгә җыенучы бурычын түләгәч, бер тәү­лек үтүгә, сәфәргә чыга алачак.

Чират югаламы?

Җәй буе авылда тордык. Кечкенә улыма балалар бакчасыннан урын көтә идек. Әмма урын булганнан соң, вакытында килмәсәң, чираттан төшереп калдырырга мөмкиннәр дип ишеттем. Бу - дөрес хәбәрме?


Алисә

Балага бакчада урын булу-булмауны дәүләт хез­мәтләре сайтыннан карап була. Әгәр сезнең бала­гызга бакчадан урын би­релүе турындагы хә­бәр­дән соң 30 көн узса, килмәде дип, баланы, чыннан да, чираттан төшереп калдырырга мөм­киннәр. Ата-ана, балалар бакчасы белән килешү төзеп, баласына медицина тикше­рүе уздырырга тиеш.

Ничә көн бирелә?

Балам еш авырый. Эш урынымнан гел "боль­ничный"га китәргә туры килә. Баласы авырган ке­шегә "больничный" өчен ничә көн бирелә икән?


Лариса

Әлегә бала белән "боль­ничный"га чыгу өчен елга 60 көн бирелә. Ә 18 яше тулмаган инвалид балаларны карау өчен 120 көнгә кадәр "больничный" тү­лиләр. Авыр хәлдәге (онкология белән авыручылар) баланы 15 яшькә ка­дәр карарга мөмкин. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы яңа проект әзер­ли. Әгәр ул хуп­ланса, инвалид баланы 120 көн генә түгел, күпме таләп ителә - шуның кадәр карап була. Шулай ук онкология белән интегүчеләр­не карау вакыты 18 яшькә кадәр озайтыла.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев