Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Быелгы уңыш, алдагы җиде ел белән чагыштырганда, мулрак булган

Җыеп алынасы уңыш - 300 мең гектар


Республикада якынча 300 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар җыеп аласы калган. Һава шартларының уңай булмавы нәтиҗәсендә, Татарстанда сентябрь аенда игенчеләр 10 мең тонна гына ашлык суктыра алган.

Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

- Әле 79 мең гектар мәйданда орлыкка дигән кукурузны җыясы бар. Шулай ук көнбагыш, шикәр чөгендерен алу өчен дә яхшы һава торышы кирәк, - диде тармак министры.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, республика ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, якынча 3,5 млн тонна бөртек таләп ителә. Быел уңыш, алдагы җиде ел белән чагыштырганда, мулрак булганлыктан, Татарстан якынча 1 млн тонна ашлык сата алачак.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев