Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Быелгы Корбан бәйрәме Мәртен авылы халкы өчен аеруча үзенчәлекле булды [+фоторепортаж]

Быелгы Корбан бәйрәме Мәртен авылы халкы өчен аеруча үзенчәлекле булды.

Беренчедән, әле эчке эшләре тәмамланмаса да гает намазы яңа салынган мәчет бинасында укылса,икенчедән болында уздырылган Корбан ашы авылдашларны кабат очраштырды, күңел ачтырды. Киң болынга әзерләнгән табын күчтәнәчләр белән тагын да тулып,ризыкларның тәме дә, бәракәте дә артты. Гает намазына да авылдашлар бердәм җыйналды. Яшьләр намаздан соң бугазланган тәкәне әзерләп казанга салдылар, ул арада учакта таба белән коймак пешерелде, өстәлләргә ризыклар тезелде. Бала-чагалар киң болында уйнап мәж килгәндә,әбиләр-апалар хәлләр белешеп, дөнья хәлләрен сөйләшкән арада җомга намазы вакыты якынлашты. Ир-атлар җыелып мәчеткә киткәч,хатын-кызлар болында намазга бастылар.Табигать кочагында бердәм укылган намаздан соң теләкләр теләп догалар кылынды, мәчетебезне төзүдә зур ярдәмнәре өчен Марат һәм Илсур Галиевларга, хезмәте кергән һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Авылыбыз мулласы Рөстәм Ганиевның вәгазеннән соң табын янына җыелып кискән токмач белән пешкән корбан ашы өләшенде, кисәкләп туралган ите таратылды. Корбан тәкәсенең хуҗасы 87 яшьлек Җиһания апа Хәйретдиновага да җылы сүзләр күп әйтелде бу көндә. Әлеге чараларны башлап йөрүче Чулпан Билалова,клуб мөдире Ильмир Билалов , табынны әзерләүдә хезмәтләре кергән Ильмира, Нурзия,Гүзәл, Райлә,Гөлфирә,Лилия ханымнарга,учак янында кайнашкан Габдуллин Илнар,Ахтямов Сәүбән,Сөләйманов Гайсәгә әби-бабайлар да ,яшьләр дә рәхмәтләрен ихлас күңелдән җиткерделәр бу мәҗлестә.Алып килгән тәм-томнар һәм төрле үләннәрдән пешерелгән чәйне эчкәннән соң әбиләребез тагын да яшәреп киттеләр. Хәтта ике командага бүленеп волейбол мәйданчыгында уйнап та карадылар. Яшьләр аларны читтән көлешә-көлешә ведиога да ,фотоларга да төшереп калырга ашыкты. "Буран" карчыклары җырлап йөрсә,менә без волейбол уйнап күрсәтик әле,тарихка кереп калырбыз,-дия-дия чөйделәр тупны.Кайберләренең бер кулларында таяк булса да чын күңелдән уйнадылар алар. Мондый очрашуларны тагын да оештыруларын теләделәр. Кемнеңдер авызыннан кышын чаңгыга да чыгып карарга кирәк дигән сүзләр дә ычкынды. Бирсен Аллаһ, без анысына да каршы килмәбез. Бер яшьлектә,бер картлыкта бит.

Реклама

Чыганак: saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев