Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Быел җылы җәйгә өмет бармы? (белгечләр фаразы)

Быел яз иртә килә дип, җылы көннәрне көтә-көтә инде май төгәлләнеп килә. Тик әле табигать безне сөендерергә һич тә ашыкмый. Пәлтәләрне салып атып, җәйге күлмәкләргә кайчан күчәрбез инде дигән сорау күпләрне борчыйдыр... Аннан да бигрәк, җәйнең нинди булачагы хакында баш вата күпләр.


...Төрле милләт халыкларында табигатькә бәйле сынамышлар бар. Шул көнне шундый нәрсә булса, җәй эссе яки салкын була, имеш. Тик галимнәр сынамышларга гына ышанып бетмәскә өнди. Чөнки табигать һәрдаим үзгәреш кичерә, ди алар.
"Моннан 20 еллар элек "Казан шәһәренең климаты" дигән басма дөнья күргән иде. Әлеге китапта да сынамышларга аерым бер бүлек бирелгән. Тик сынамышларга таянып фараз кылу кыен. Климат та, шартлар да үзгәрде. Аларга колак салырга була, әмма хәтта кыска вакытлы фаразлар ясаганда да гидрометеорологларны тыңларга кирәк", - дигән фикердә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.


Аның сүзләренчә, синоптикларның кыска фаразларының 90 проценты, ә озак вакытка булган фаразларның 70 процентка якыны тормышка аша.


Климат сугышлары: чынмы, уйдырмамы?


Соңгы елларда, табигатьтә нык үзгәрешләр күзәтелсә, җәен артык салкын, ә кышын бик җылытып җибәрсә, аномаль һава торышында американнарны гаепли башладылар. Имештер, алар Россиягә салкын яки җылы һава "җибәрә". Бер яктан караганда, бу мәзәк, билгеле. Әмма тирәнрәк уйлый башласаң, Нуҗа Насертдин сыман, үз ялганыңа үзең инана башлыйсың.


Юрий Переведенцев та әлеге теорияләргә көлемсерәп карый. "Мисал өчен вулкан атуны гына алыйк. Аның көле һавага күтәрелгәннән соң һава температурасы түбәнәя. Чөнки җир өслегенә кояш нурлары килеп җитми башлый. Безгә килә торган циклоннарның көче - йөзләгән атом бомбалары көченнән дә күбрәк. Безнең заманда болытларны куа алалар, әмма табигать көчләренә "кысылу" әле кешенең хәленнән килә торган гамәл түгел", - ди галим.


Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь да әлеге сүзләрнең бары имеш-мимешләр генә булуын, "климатик сугыш" хакында бернинди дә дәлилләр булмавын билгеләп үтте.

Реклама


Җиләкле җәй булырмы?


Җәй башлануга 10 көннән дә аз вакыт калып бара. Быел җәй җылы булырмы? Утырткан җиләк-җимеш, яшелчәләребезгә җылылык җитәрме? Әлеге сорау бик күпләргә тыңгы бирми.


Тынычланыгыз, җәмәгать! Җәй булачак! Һәрхәлдә, Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең Гидрометеорология үзәге шулай дип вәгъдә итә.


Феликс Гоголь сүзләренчә, июньдә температура гадәти норма тирәсендә булачак.


"Июль аенда исә температура нормадан югарырак, ә явым-төшемнәр уртача норма тирәсендә булачак. Әмма бу әлегә фаразлар гына. Чөнки атмосфера бик нык үзгәрүчән", - ди ул.


Шулай булгач, җылы җәйгә өметләнәсе генә кала...


Лилия ЛОКМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев