Реклама
ТР Президенты Р.Миңнеханов "2017 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен уздыру көннәрен билгеләү турында" Указны имзалады. "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында" ТР Законының I статьясы нигезендә ТР Президенты түбәндәге карарны чыгарган.
Ай календаре һәм гадәткә кергән традицияләр нигезендә 2017 елның 25 июнен Ураза бәйрәме башлануга туры килә торган көн итеп игълан ителә.
Ай календаре һәм гадәткә кергән традицияләр нигезендә 2017 елның 1 сентябрен Корбан бәйрәме башлануга туры килә торган көн итеп игълан ителә, дип яза Татар-ислам.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз