Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Быел Татарстанда тавык итенең килосы 87 сумга төшәр дип көтелә

2016 елда тавык йомыркасының уртача бер дистә бәясе 44,31 сум иде, 2017 елда 33,11 сум булды. 2018 елның март башына 43 сумга саталар.

(Казан, 12 апрель, "Татар-информ"). Татарстанда ел саен кошчылык продукциясен җитештерү буенча уңай динамика күзәтелә. 2016 елда бер кг тавык ите 111,3 сум булса, 2017 елда - 102,9 сум иде, ә 2018 елда 87 сум булыр дип фаразлана, дип хәбәр итә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

"Кошчылык продукциясенә ихтыяҗ беркадәр кимүгә бәйле рәвештә, ит бәясе дә төште. 2016 елда бер кг тавык ите 111,3 сум булса, 2017 елда - 102,9 сум иде, ә 2018 елда 87 сум булыр дип фаразлана. Предприятиеләрдән күпләп җибәрелә торган бәя - 82 сум. 2016 елда «Яратель» кошчылык фабрикасы тавык йомыркасының уртача бер дистә бәясе 44,31 сум иде, 2017 елда - 33,11 сум булды. 2018 елның март башына 43 сум тәшкил итте", диелгән әлеге хәбәрдә.

2017 елда барлык төр хуҗалыкларда 213 мең тонна кош ите (2016 ел чагыштырмасында - 101,7%) җитештерелгән, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында - 194 мең тонна, 1,2 млрд. данә йомырка җитештерелгән (шулардан АХОларында һәм КФХларда - 882,3 млн. данә (105,1%).

2018 елның 1 мартына барлык төр хуҗалыкларда 17,4 млн. баш (101,1%) кош-корт исәпләнә. Бу елның 1 нче кварталында авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда 50,5 мең тонна кош ите (104%) һәм 245,6 млн. данә йомырка (109%) җитештерелгән. «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖендә 30,9 мең тонн кош ите (101%), «Ак Барс» ХК" АҖендә - 15,2 мең тонна (107%), «Залесный» АФ" ҖЧҖендә - 1,2 мең тонна (2 мәртәбә арткан), «Рамай» ФХ" ҖЧҖендә - 275,5 тонна (104%). Төп йомырка җитештерүчеләр арасында - «Ак Барс» кошчылык комплексы" ҖЧҖенең «Яратель» кошчылык фабрикасы - 182,4 млн. данә йомырка (129%), «Лениногорск кошчылык фабрикасы» ҖЧҖ - 16,9 млн. данә йомырка (124%).

Реклама

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре сүзләренә караганда, предприятиеләре бары тик инновацион тукландыру технологияләрен куллану нәтиҗәсендә генә табышлы булып калалар. Әмма үзебездә югарыпродуктивлы нәсел базалары булмау аркасында тармакның тулаем үсеш темплары аксый, чөнки компанияләр нәсел материалын башка республикалардан, хәтта чит илләрдән кайтаралар.

Предприятиеләр һәм инкубатор кошчылык станцияләре республика халкына бәбкә чебиләр саталар. Тәүлеклек бройлер чебиләре уртача 55 сум тора, үрдәкләр - 80 сум, казлар - 195 сум, күркә чебешләре - 300 сум. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар яшь чебешләр алуга тоткан чыгымнарының бер өлешен республика бюджетыннан кайтара алалар.

Фото: https://24smi.org/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев