Реклама
Республикада 4038,7 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 29,3 центнерны тәшкил итә.
(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 6 сентябрьгә 4038,7 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 29,3 центнерны тәшкил итә.
Быел иң күп ашлык җыеп алган районнар исемлеген Сарман җитәкли. Урып-җыю эшләренә беренчеләрдән булып керешкән Сарманда 156,5 мең тонна ашлык җыелган. Икенче урында Зәй районы - 155,7 мең тонна, өченчедә Буа - 151,2 мең тонна, аннан Актаныш - 142,6 мең тонна, бишенчедә Арча - 141,5 мең тонна.
Буа районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Даутов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына билгеләп үткәнчә, районда уракка якынча бер ай элек керешкәннәр.
"Быел сабан бодае уңышы, узган ел белән чагыштырганда, күпкә яхшырак. Әмма борчак азрак чыкты", - диде ул.
Иң аз уңыш исә Менделеевскида күрсәтелгән. Биредә барлыгы 27 мең тонна ашлык җыелган. Югары Осланда 1 мең тоннага күбрәк. Яшел Үзән игенчеләре - 32,3 мең тонна, Кама Тамагы районыныкылар - 35,2 мең тонна, Теләчедә 48 мең тонна ашлык җыелган.
Кама Тамагы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев сүзләренчә, уңышның түбән булуы кертелгән ашламаның азлыгына һәм җир эшләрен башкарырлык техниканың аз булуына бәйле. Шулай булуга да карамастан, уңыш, узган елгыга караганда, быел күбрәк.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз