Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Быел Татарстанда 28 күпфункцияле мәдәни үзәк төзеләчәк

Төзелешкә республика бюджетыннан 282 миллион сумга якын акча бүленә.

(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ", Динара Сираҗиева). 2017 елда Татарстанда барлыгы 2600 урынга исәпләнгән 31 күпфункцияле мәдәни үзәк төзелгән.
2018 елда да әлеге программа буенча төзелешләр дәвам итәчәк. 28 күпфункцияле үзәк төзү планлаштырыла. Бу максатларда республика бюджетыннан 281,89 миллион сум акча бүленәчәк. (2017 елда - 282,38 миллион сум).
Мәдәни әһәмияткә ия объектлар төзү программасы 2012 елдан тормышка ашырыла. Соңгы алты елда республикада 41,5 мең урынга исәпләнгән 257 авыл клубы сафка бастырылды. 2012-2017 елларда программаны финанслау күләме 2,6 миллиард сумнан артты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Быел Татарстанда 28 күпфункцияле мәдәни үзәк төзеләчәк

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев