Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Быел май һәм июнь гадәттәгедән эссерәк килергә мөмкин

"Безнең бурыч - орлыкның дымга төшеп калуын тәэмин итү", - диде авыл хуҗалыгы министры урынбасары.

Быел май һәм июнь айлары гадәттәгедән эссерәк һәм корырак килергә мөмкин. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте.

"Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында Олег Львович Шайтанов исемле галимебез бар. Соңгы дистә елда аның әйткән фаразлары ел саен туры килеп барды. Быел да ул һава шартларына үз фаразларын әйтте. Кызганычка, алар безне сөендерми", - диде министр урынбасары.

Илдус Габдрахманов әйтүенчә, галим сүзләренә караганда, май, июнь айлары быел, башка елларга караганда, эссерәк киләчәк.

Реклама

"Безнең өчен бу - куркыныч сигнал. Шулай да без табигать шартларын якынча белә торып, язгы кыр эшләрен оешканрак төстә, әзерләнебрәк башкарырга, орлыкның вакытында дымга төшеп калуын тәэмин итәргә тиешбез. "Ел коры килә икән, мин чәчмим әле" дип уйлаучы хуҗалыкларга шуны әйтер идем, чәчкән җирдә барыбер нәрсәдер була", - диде Илдус Габдрахманов.

Исегезгә төшерик, узган ел Татарстан аграрийлары 5 млн тонна икмәк, 3 млн тонна шикәр чөгендере уңышы җыеп алган иде.

Фото: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев