Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Быел бәрәңгене майның икенче яртысында гына утыртырга кирәк (Татарстан өчен кулай бәрәңге сортлары)

Җитте! Фитнес, тренажер залы, солярий вакыты җитте. 1 майны барча халык бакчада казыну, бәрәңге утырту, яшелчәләр чәчү өчен көтеп ала. Май бәйрәмнәре халык арасында бәрәңге утырту вакыты буларак кереп калган. Әмма иртә яздан утыртып, җәй буе кадерле кунак кебек карасак та, бәрәңге уңышы мактанырлык түгел соңгы елларда. Бу аның утырту...

Җитте! Фитнес, тренажер залы, солярий вакыты җитте. 1 майны барча халык бакчада казыну, бәрәңге утырту, яшелчәләр чәчү өчен көтеп ала. Май бәйрәмнәре халык арасында бәрәңге утырту вакыты буларак кереп калган. Әмма иртә яздан утыртып, җәй буе кадерле кунак кебек карасак та, бәрәңге уңышы мактанырлык түгел соңгы елларда. Бу аның утырту срогына, сортына һәм авыру, корткычларга каршы торучанлыгына бәйле. Шуңа күрә узган елларда ясалган хаталарны төзәтү юнәлешендә эшләргә булдык. Татарстан шартларына яраклы бәрәңге сортлары, утырту үзенчәлекләре турында Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институтының бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния Җамалиева белән сөйләштек.


-Фәния ханым, безнең шартларга яраклы бәрәңге сортларын санап үтегез әле.


-Бездә барлык сортлар да әйбәт үсә, яхшы уңыш бирә. Әмма коры елда корылыктан интегә торганнары бар. Мәсәлән, "Невский", "Удача", "Зекура" корылыкка биреште. Иң чыдамлысы "Рокко" булып чыкты. "Луговской" да яхшы. Әгәр бакчага су сибү мөмкинлеге бар икән, теләсә нинди сортны үстерергә мөмкин. "Жуковский", "Зенит", "Скарлет", "Калитка"ны бездә үстереп була.


- Киресенчә, ел яңгырлы килсә, дымга бирешми торган сортлар бармы?


- Яңгыр фитофтора авыруы белән куркыныч. Әмма бу авыруга безнең "отечественный" - "Невский", "Удача" сортлары чыдамрак. Чит илдән кертелгәннәренең яфракларын фитофторага каршы 3-4 тапкыр эшкәртергә кирәк. Үзебезнең сортларны бер-ике тапкыр эшкәртү дә җитә. Артык дымлы җир булса да, "иностранный" сортлы бәрәңгенең кабыгы тончыга. Яңгырлы елны алар бакчада ук чери. Кабык нәзек була, өлгерми, аның аркылы аңа бактерияләр керә.


- Фитофторага каршы бәрәңге сабакларын ничек эшкәртәләр?


- Бәрәңге сабагы үсә башлау белән, атна-ун көн саен эшкәртеп торырга кирәк. Бәрәңге чәчәк атканчы, чит илдән кергән, сизгер сортларны "Ридомил Голд МЦ", "Акробат" белән эшкәртәләр. Тоташ ике атна яңгыр яуса, фитофтораның хәтәрлеге арта. Коры һава булса, эшкәртү кирәкми, акчаны суга гына салырсыз. Чәчәк атканнан соң контактлы препаратлар белән эшкәртәләр. Бу очракта "Браво" препаратын аерып күрсәтер идем.


- Утыртасы орлык бәрәңгесен эшкәртеп, авыруларга чыдамлыгын ничек арттырырга?


- Безнең халык хәзер бәрәңгене агулап утыртырга өйрәнеп килә. "Престиж" препаратын универсаль дип тапты галимнәр. Ул колорадо коңгызыннан гына түгел, фитофторадан да, проволочниктан да саклый. "Селест Топ" препараты да яхшы.


- Авыл халык бит әле ул агулап утырткан бәрәңге ашарга зыянлы дип уйлый.


- Юк, зыянлы түгел. Бу галимнәр тарафыннан исбатланды. Бары бер таләп: утыртканнан соң 60 көн үтмичә бәрәңгене ашарга ярамый. Агу ана бәрәңгедә генә була, яшь, яңа бәрәңгегә күчми ул.


- Бәрәңге утырту өчен туфрак ничә градус җылы булырга тиеш?


- Бәрәңгене салкын җиргә күмеп куюдан файда юк. Туфрак 8 градус җылынып беткәч кенә икенче икмәкне утыртырга мөмкин. Бәрәңгене күзләндерү мөһим. Җир өлгергән булу шарт. Быел яз соңга калды, шуңа күрә май бәйрәмнәрендә бәрәңге утыртырга киңәш итмәс идем. Туфрак быел май уртасына гына өлгерер дип көтелә.


- Идеаль бәрәңгенең ничә күзе булырга тиеш?


- 4-5 күзәнәге булса, бигрәк тә әйбәт. Моның өчен аны 10-15 градус җылылыкта тотарга, уятырга кирәк. Һәр чокырга ике бәрәңге салына. Сабаклары күбрәк булган саен, уңыш арта. Салкын баздан алып, җиргә күмгән бәрәңгедән бер генә сабак тишелеп чыга. Бу - нибарысы ике бәрәңге дигән сүз.


- Яхшы чәчүлекне ничек сайларга?

Реклама


- Утыртасы бәрәңгене базардан түгел, кибеттән алырга киңәш итәр идем. Чөнки базарда бүген бәрәңге сатучыны иртәгә таба алмаска да мөмкин. Аның бәрәңгесе нинди икәнен белеп булмый. Даими сатучы булса бер хәл әле ул. Мәсәлән, Казанда махсуслашкан кибетләр "Садовый центр", "Садовый склад", "Дачный мир" кибетләреннән сыйфатлы орлык табып була. Безнең фәнни-тикшеренү институтыннан да килеп алырга мөмкин. Орлык бәрәңгесенең бер килосы 50 сумнан башлана.


- Узган ел базардан сатып алынган бәрәңгене быел утыртырга ярыймы? "Гибрид сорт икән, бер генә тапкыр уңыш бирә" дигән сүзләр ишеткән бар.


- Бәрәңгедә гибрид сорт дигән төшенчә юк. Әгәр ул былтыр мул уңыш биргән икән, әлбәттә, утыртырга ярый. Иң мөһиме: фузариоз белән зарарланган йомшак бәрәңге утыртмагыз. Коры черек белән зарарланмаса, репродукциясе югары булса, бу орлыкны тагын утыртып, арттырырга кирәк.


- Хәзер безнең халык бәрәңгене салам астына утырта башлады. Сезнең моңа карашыгыз?


- Тик тормыйлар, афәрин! Быел үзем дә шулай эшләргә уйлап торам әле. Ульян өлкәсендә яшәүче туганнарыбыз сынап караган иде, бик мактанып сөйләделәр. Җирне сукалаганнар да, шуның өстенә генә бәрәңге тезеп чыкканнар, өстен исә салам белән каплаганнар. Чүп үләне булмады, уңыш мул булды, диләр. Мин моның начарлыгын күрмим. Әмма экспериментны беренче елны әз кишәрлектә эшләп карарга кирәк. Бәрәңгене кояш күрергә тиеш түгел. Шуңа күрә саламны жәлләргә ярамый.


- Фәния ханым, иртә, уртача, соң өлгерешле сортлар турында да сөйләшик әле.


- Иртә өлгерешлеләр дип "Удача", "Жуковский ранний", "Ред Скарлет", безнең интситут селекционерлары эшләп чыгарган "Регги"ны атарга мөмкин. Алар июль башында өлгерә. Уртача өлгерешлеләргә безнең институтта җитештерелгән "Кортни", "Невский", "Кураж", "Роко", "Луговской", "Колобок" керә. Болары беренче уңышны июль ахырында бирә. Соң өлгерешле сортларга "Астерикс", "Лорх", "Голубизна"ны кертәләр. Шулай ук безнең институтта эшләнелгән "Танго" сорты да үзен уңай яктан күрсәтте.


- Бәрәңгене ел саен бер үк урынга утырту дөресме?


- Ял иткән җирдә уңыш мулдан була. Хәзер бит күпләр бакчаларын кечерәйтеп бетерде, үлән чәчте. Мәсәлән, быел бакчаның яртысына бәрәңге утырткансыз икән, икенче ягына донник, люцерна яки тукранбаш чәчәргә була. Ә киләсе елга культураларның урынын алыштырыгыз. Бәрәңгене утырткач, тишелеп чыкканчы ук ике тапкыр тырмаларга кирәк.


- Фәния ханым, бәрәңгенең нинди сортларын саклауга куярга киңәш итер идегез?


- Безнең "отечественный" сортлар ни дисәң дә яхшырак саклана. Ә менә чит илдән кергәннәре нәзберек. Аларга вентиляция кирәк. Баз яки подвал коры булырга тиеш. Бәрәңге 3 градус җылыда яхшы саклана.


- Орлык бәрәңгесен ничә ел саен алыштырып торырга кирәк?


- 2-3 чиләкне ел саен алыштырып торсаң ярый. Бер бакчага берничә төрле сорт утыртыгыз. Әмма аларны бергә кушмагыз, кишәрлекләрне аерып куегыз.


http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев