Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Быел беренче Сабантуй кайда узган?

Сабан туе бәйрәменең күпчелеге Башкортстан район-авылларында 3 һәм 10 июньгә билгеләнгән.

(Казан, 29май, "Татар-информ") Башкортстанда язгы кыр эшләре тәмамланып, Сабантуй бәйрәмнәре башланып китте. Беренче Сабантуй быел Күгәрчен районында узган. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Район аграрийлары арпа, бодай, борчак, көнбагыш чәчкәннәр, шикәр чөгендере утыртылган. Күгәрченлеләр быел барлыгы 50,1 гектарда чәчү эшләре башкарган, шуның 26,9 мең гектарында бөртекле-кузаклы культуралар. Сабантуй бәйрәмендә чәчүдә күп көч куйган хезмәт алдынгылары бүләкләнгән, иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиеләре билгеләп үтелгән.

Башкортстанда Сабантуйлар үткәрү графигы республика башлыгы указы нигезендә билгеләнгән. Сабан туе бәйрәмнәренең күбесе район-авылларда 3 һәм 10 июньгә билгеләнгән, дип хәбәр итә Башкортстан хөкүмәте матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев