Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Быел бал алтын бәясе торачак

Быел бал алтын бәясе торачак, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы. Умартачылар пошаманда: яңгырлы һава торышы кортларга бал җыярга ирек бирми. Бал кортлары яңгырда оча алмыйлар, умартада хәлсез, авыру халәттә кояшлы көннәрне көтәләр. Хәзер нәкъ юкәнең, үсемлекләрнең чәчәк аткан чагы. Актанышта күп еллар умарта тотучы Искәндәр "Мондый елның әле булганы юк...

Быел бал алтын бәясе торачак, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.

Умартачылар пошаманда: яңгырлы һава торышы кортларга бал җыярга ирек бирми. Бал кортлары яңгырда оча алмыйлар, умартада хәлсез, авыру халәттә кояшлы көннәрне көтәләр. Хәзер нәкъ юкәнең, үсемлекләрнең чәчәк аткан чагы.

Реклама

Актанышта күп еллар умарта тотучы Искәндәр "Мондый елның әле булганы юк иде, бал кортлары мескеннәр эшсезлектән, үзләре дә ач булудан интегәләр, болай булса, үлә башлаулары да бик мөмкин", - ди. Башкортстан умартачылары да балның быел бик аз булуына борчылалар, аларның кайберләре умарталарны саклау өчен кортларга ширбәт яки былтыргы калган балны ашата башлаган. Бал быелгы җәйдә Себердә әйбәт булачак, дигән фараз да бар. Анда 30 градуслы эссе көннәр тора.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/07/143925/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев