Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Быел 7 айда Татарстанда 12 меңнән артык балигъ булмаган бала эшкә урнаштырылган

Эшкә алганда социаль яклауга аеруча мохтаҗ үсмерләргә өстенлек бирелә.

(Казан, 8 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел 7 ай эчендә 14 яшьтән 18 яшькәчә 12 мең 442 бала вакытлыча эшкә урнаштырылган. Бу планның 61 процентын тәшкил итә. Бүген шул хакта Татарстан Хөкүмәте йортында Балигъ булмаган балаларны җәйге чорда эшкә урнаштыру, аларның иминлеген тәэмин итү темасына узган брифингта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

2017 елда җәйге каникул чорында 14-18 яшьтәге гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру өчен 26,2 миллион сум күләмендә акча каралган. Ел дәвамында барлыгы 20,5 мең балигъ булмаган баланы эшкә урнаштыру планлаштырыла.

Реклама

"Эшкә алганда социаль яклауга аеруча мохтаҗ үсмерләргә өстенлек бирелә. 7 ай эчендә шундый 3,8 мең кеше эшкә урнаштырылган, бу - барлык үсмерләрнең 31 проценты", - дип белдерде Эльмира Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев