Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Быел “Теләче” һәм “Саба” сәнәгать паркларының инфраструктурасы яхшыртыла

Фәрит Габделганиев 2019 елда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм турында сөйләде.

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел “Химград”, “Теләче” һәм “Саба” сәнәгать паркларының инфраструктурасы яхшыртылачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта икътисад министры Фәрит Габделганиев сөйләде.

Бүген Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлектә (үзмәшгульләрне дә исәпкә алып) 570 мең кеше исәпләнә. 2019 елда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм максатыннан 2,6 млрд сум акча юнәлдерелә. Шул исәптән, 1,5 млрд сумы РФ бюджетыннан, 1 млрд сумы Татарстан бюджетыннан.

Фәрит Габделганиев сүзләренчә, 1 млрд сумга якын акча өч сәнәгать паркында инженер инфраструктурасы объектлары төзелеше өчен тотылачак.

Икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин бу мәсьәләгә ачыклык кертте. “Химград”та кече һәм урта бизнес өчен җиде урын корылачак. “Теләче” сәнәгать паркында электр энергиясе белән тәэминат яхшырачак. “Саба” сәнәгать паркында инженер инфраструктурасы булдырылачак, кече бизнеска аренда өчен өч производство бинасы төзеләчәк.

Фәрит Габделганиев бу елдан “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм эшмәкәрләр инициативаларына ярдәм” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла башлаганын әйтте. Аның нәтиҗәсе буларак, секторда мәшгульләр санын 678 меңгә җиткерү фаразлана.

“Моның кысаларында, Татарстанда биш төбәк проектына старт бирелде. “Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының финанс ярдәменә хокукын киңәйтү”, “ТРда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары акселерациясе”, “Эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару шартларын яхшырту”, “Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү”, “Эшмәкәрлекне популярлаштыру” проектлары”, - диде икътисад министры.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев