Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Быел Татарстанда халыкның кеременә салым күбрәк җыелган

Салым һәм салым булмаган керемнәр буенча республика бюджеты 160,5 млрд сумга үтәлгән.

2018 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, Татарстанның тупланма бюджетына физик затларның кеременнән барлыгы 52 млрд сум күләмендә салым җыелган. Салым күләме үткән елга караганда 6,3 процентка арткан. Бу турыда бюджет үтәлешенә багышланган республика киңәшмәсендә билгеле булды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә 2018 елның 9 аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре турында ТР финанс министры Радик Гайзатуллин сөйләде.

2018 елның 9 аенда Татарстан Республикасының тупланма бюджетына 210,4 млрд сум керем алынган. Шул исәптән, салым һәм салым булмаган керемнәр – 191,8 млрд сум, түләүсез керемнәр – 18,6 млрд сум.

Планның үтәлеше 73 процент тәшкил иткән. Салым һәм салым булмаган керемнәр буенча республика бюджеты 160,5 млрд сумга үтәлгән. Җирле бюджетларның үз керемнәре барлыгы 31,3 млрд сум тәшкил итә.

 

Тугыз ай эчендә табышка салым 69,7 млрд сум күләмендә. Транспорт салымы 1,9 млрд сумнан гыйбарәт. Радик Гайзатуллин муниципалитетлар өчен җир салымы әһәмиятле булуын билгеләп узды. Ул 5,6 млрд сум күләмендә алынган.

2018 елның 9 аенда федераль бюджеттан 17,6 млрд сум кергән. Еллык планда 28,7 млрд сум күздә тотыла.
 

 

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев