Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Быел Татарстанда Җиңү парады Казанда гына булачак

Казанлылар һәм республика халкы тантана трансляциясен телевизордан карый алачак.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). 24 июньдә Җиңү парады бары тик Казанда гына булачак, башка шәһәрләрдә парад уздыру планлаштырылмый. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтте.

«Татарстан районнарында мондый чаралар уздыру каралмаган. Җиңү парады кайбер чикләүләр белән Казанда гына узачак», — дип аңлатты Ләйлә Фазлыева.

Казанда тантана 10:00 сәгатьтә Ирек мәйданында башланачак. Башта Мәскәүнең Кызыл мәйдандагы парад һәм Россия Президенты Владимир Путинның чыгышы трансляцияләнәчәк. Шуннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаячак.

Соңыннан тантаналы төстә Казан хәрби гарнизоны, Эчке Эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Росгвардия, Россия Юстиция министрлыгы гаскәрләре, югары уку йортлары һәм республиканың иҗтимагый берләшмә вәкилләре узачак.

Моннан тыш, хәрби һәм тарихи техника, шулай ук ретроавтомобильләр йөреше планлаштырылган. Шуннан соң, солистлар хәрби оркестрга кушылып «Җиңү көне» җырын башкарачак. Аннан соң концерт булачак. Сәлих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы каршында хәрби һәм тарихи техника күргәзмәсе эшләячәк.

Шактый катлаулы санитар-эпидемиологик вазгыять аркасында, Казанда Җиңү парады тамашачыларсыз гына узачак. Тантананың туры трансляциясен ТНВ телеканалыннан карап булачак. 

 

Фото: Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев