Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Быел мул уңыш фаразлыйлар. Россиядә – 118 миллион тонна, Татарстанда күпме булыр?

118 миллион тонна. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы быел әнә шуның кадәр бөртекле культуралар җыеп алырга өметләнә. Шуның 75 миллионы бодай булыр дип фаразлыйлар.

Министрлыкның матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, бу күләмдә бөртекле культура җыеп алу Россиянең эчке ихтыяҗларын гына канә­гать­ләндереп калмыйча, базарның тотрыклылыгын һәм авыл хуҗалыгы продукциясен башка илләргә җибәрү мөмкинлеген дә бирәчәк.

Агросәнәгать комплексы продукцияләрен чит илгә чыгару күләмен арттыру өчен, быел экспортка чыгарылачак культура­лар­ның – бодай, арпа, кукуруз, көнбагыш һәм сояның чәчү мәйданнары арттырылган. Моннан тыш, илдә уҗым культуралары үсә торган кырлар да арткан. Алар 2018 елга караганда күбрәк, 17 млн гектардан артык мәйданны биләп тора.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлегә илдә бөртекле һәм кузаклы культуралар 5,7 млн гектарда суктырылган. Якынча 23 млн тонна ашлык җыеп алынган. Бер гектардан алынган уңыш күләме 40,7 центнерны тәш­кил итә.

Санкт-Петербург аграр дәүләт университетында узган “Бөтенроссия кыр көне – 2019” агротехнология күргәзмәсендә Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белдер­гәнчә, илнең күп кенә субъектларында авыл хуҗалыгы продукцияләре күләмен арттыру, технологияләрне камилләштерү, чәчүлек мәйданнарын саклау һәм арттыру буенча эш динамикасы яхшы.

Быел Татарстанда да мул уңыш җыеп алырга өмет­ләнәләр. “Татарстанда кыр көне – 2019” вакытында журналистлар белән аралашканда рес­публи­ка­ның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урын­басары Ришат Хәби­пов та, 5 млн тонна икмәк җыеп алырга мөмкинбез, дигән иде. Исегезгә төше­рәбез, Татарстан игенчелә­ре мондый мул уңышны 2017 елда җыеп алып, рекорд куйган иде. Узган җәй коры килү сәбәпле, алдагы ел уңышын кабатлый алмады. Былтыр 4 миллион тоннага якын икмәк суктырылды.

Быел уҗым культуралары һәлак булу берникадәр шом салса да, игенчеләрнең өметләре көзге уңышка зурдан икән. Ришат Хәбипов та рес­публика кырларындагы аш­лыкның югалтуларсыз җы­еп алыначагына ышана.

Реклама

– Көннәрнең яңгырлы торуы 5 млн тонна икмәк уңышын фаразларга мөм­кин­лек бирә. Барлык чәчү­лек мәйданнарын саклап калдык, һәлак булган көзге культуралар мәйданнарын яңадан чәчтек. Басуларда гектарына 60 килограммнан артык минераль ашлама керттек, – диде ул журналистлар белән аралашкан вакытта.

Гадәттә, игенчелектә уңышлы ел булса, бәя юк, бәя булган елны – уңышы начар. Әнә шунысы гына кәефне кырмасын иде инде, дигән теләк бар.

Зөһрә Садыйкова

 

https://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев