Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Буыннар хәтере» хәйрия фонды

«Буыннар хәтере» хәйрия фонды (алга таба - «Фонд») хәрби хәрәкәтләр ветераннарына югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү буенча яңа хәйрия традициясен формалаштыручы коммерцияле булмаган оешма.

Фондның эшчәнлеге югары социаль әһәмияткә ия, хәзерге вакытта Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче 15 меңнән артык ветеранга ярдәм күрсәтелгән. Татарстан Республикасында фондтан 139 ветеран һәм 1 учреждение 11 561 448 сумлык ярдәм алды.

Ел саен Фонд «Кызыл гвоздика»бөтенроссия акциясен уздыра. Акция барышында илнең һәр кешесе, онлайн «Кызыл гвоздика» значогын сатып, популяр сәүдә челтәрләре кибетләрендә, Россия почтасы бүлекчәләрендә, волонтерлардан иганә алып, ветераннарга ярдәм итү эшенә үз өлешен кертә ала. Значокларны сатудан кергән акча ветераннарга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелә. "Кызыл гвоздика" - ул бары тик значок кына түгел, ул илебез ветераннарына, бүгенге көндә исән һәм батырларча һәлак булучыларга Бөтенроссия рәхмәт символы да.

 

https://saby.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев