Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бусагада Яңа ел кичәсе: ничек итеп бер атнада 5 килога ябыгырга?

Гади генә кагыйдәләрне үтәп тә, 30 декабрьгә кадәр артык авырлыктан котылып була.

Елга бер килә торган Яңа елда кемнең иң гүзәле, сылу һәм зифа буйлы буласы килмәсен? Алда корпоративлар көтелсә, коллегаларыңның күбесе ир-ат затыннан булса бигрәк тә. Матурлык корбаннар таләп итә, хатын-кызлар әллә ниләргә сәләтле: ач торырга да, ашау рационына тәртипләр кертергә дә.

Ә шулай да, Яңа ел сәгате сугарга санаулы көннәр калганда, ничек итеп ким дигәндә 5 килодан котылмак кирәк? Бер, ике, өч, башладык!

Һөҗүм № 1: өч көндә - биш кило

Әлеге диета көндәлек рационга җиләк-җимеш, яшелчә, кузаклы һәм бөртекле культуралар кертүдән гыйбарәт. Кагыйдә буларак, катлаулы углеводлар организмда сакланмый, киресенчә, тире астындагы майны яндыруга тотыла. Өч көнлек диета катгый диета санала, ашау тәртибен бозарга ярамый, камыр һәм баллы ризыклардан тулысынча баш тартырга кирәк. Спорт белән шөгыльләнү дә комачау итми. Ким дигәндә кардиотренировканың җиңел төре - иртә-кич йөгерү яки тиз адымнар белән йөрү. Ашарга 20 минут кала бер стакан су эчеп куегыз. Ул матдәләр алмашын тизләтә һәм ачлыкны баса.

Әлеге меню тиз арада нәтиҗә бирә, шул ук вакытта организмның энергия запасын саклый.

Беренче көн

Иртәнге аш: суда пешкән солы боткасы, шикәрсез чәй.

Төшке аш: яшелчә яки тавык шулпасы, сохарый.

Кичке аш: кәбестә салаты, натураль йогурт.

Икенче көн

Алма һәм кефир көне. Көне буена 2 кило алма ашарга, 1 литр кефир эчәргә кирәк.

Өченче көн

Иртәнге аш: йогурт

Төшке аш: суда пешкән карабодай

Кичке аш: каты пешкән йомырка, салат яфраклары, сөтле чәй.

Һөҗүм 2: бер атнада биш кило

Беренче көн: 1 шешә (1 литр) минераль суны 6 өлешкә бүлеп, көн буе эчегез.

Икенче көн: 1 литр майсыз сөтне 6 өлешкә бүлеп, көн буе эчәргә кирәк. Кичке сәгать 9да бер алма ашап куярга ярый.

Өченче көн: 1 шешә (1 литр) минераль суны 6 өлешкә бүлеп, көн буе эчегез.

Дүртенче көн: Яшелчә көне. 1 кило кәбестә, кишер һәм үзегез теләгән яшел тәмләткечтән салат ясагыз. Шуңа 1 аш кашыгы үсемлек мае кушып, 3 өлешкә (иртәнге, төшке, кичке аш) бүлегез. Шулай ук көн дәвамында 2 чынаяк шикәрсез яшел чәй дә эчү мәслихәт.

Бишенче көн: 1 литр майсыз сөтне 6 өлешкә бүлеп, көн буе эчәргә кирәк. Кичке сәгать 9да бер алма ашап куярга ярый.

Алтынчы көн: Иртәнге аш: 1 каты пешкән йомырка һәм шикәрсез яшел чәй. 11.00 сәгатьтә бер стакан яшелчә шулпасы эчеп куегыз. Төшке ашка - 100 гр консервланган яшел борчак һәм 100 гр эремчек. Кичке 4 белән 5 арасында һәм кичке ашка, кичке 9да 1 алма рөхсәт ителә.

Җиденче көн: 100 грамм эремчек һәм 2 стакан майсыз сөт яки кефир. Кичен 1 стакан шикәрсез чәй.

Бу диетаны тоту кыенрак, әмма аның нәтиҗәсе озаграк саклана.

Һөҗүм № 3: 4 көнлек кефир диетасы

Кефир диетасы санаулы көннәр эчендә 5 кило артык авырлыктан котылырга ярдәм итә. Моның өчен көненә 1-1,5 литр майсыз кефирны тигез өлешләргә бүлеп эчәргә кирәк. Һәр ике сәгать саен кефир ашау сорала. Әгәр беренче көннәрдә ачлык борчый икән, ярты алма ашап куегыз. Әмма көненә 1 алмадан да күбрәк ашарга ярамый. Кефир диетасы ябыктырып кына калмый, битне дә сафландыра.

Һөҗүм № 4: Лариса Долина диетасы

Ябыгырга теләүчеләр арасында зур популярлык казанган бу диета ярдәмендә бер атнада 5 кенә түгел, ә 7 кило югалтырга мөмкин. Аны үзегез теләгән нәтиҗәгә ирешкәнче кулланып була. Шарты да бар: бер атна диета тәртибендә туклансагыз, икенче атнаны гадәти ашау режимына күчегез. Өченчесендә кабат диета. Шулай итеп чиратлаштырып барырга кирәк.

Беренче көн: кабыгы белән пешкән 5 бәрәңге һәм ярты литр кефир.

Икенче көн: 200 гр каймак һәм ярты литр кефир.

Өченче көн: 200 гр эремчек һәм ярты литр кефир.

Дүртенче көн: ярты кило тозсыз пешкән тавык, ярты литр кефир.

Бишенче көн: 1 кило алма яки 300 гр караҗимеш, ярты литр кефир.

Алтынчы көн: 1 литр кефир.

Җиденче көн: 1 литр минераль су.

Шушы ризыкларны көненә биш тапкыр ашарга кирәк. Кичке 6дан соң ашарга ярамый.

Һөҗүм № 5 : Дюкан диетасы

Теләсә нинди диета белән югалган килограмнар иртәме-соңмы кире кайта. Шуңа күрә доктор Дюкан әлеге диетаны этаплап уйлаган.

Беренче этап: аксымлы туклану. Бу этапта төрле диңгез ризыклары, сыер ите, тиресен салдырып, кош ите (каз, үрдәк ярамый), тел, балык, йомырка, майсыз ветчина, майсыз эремчек, сөт, йогурт, кефир ашарга рөхсәт ителә.

Ризыкларны суда, парда, грильдә пешерергә ярый. Тәмләткечләр сыйфатында лимон, тоз, сарымсак, суган, маринадланган кыяр кулланырга ярый. Яшел, кара, үлән чәйләре, шикәрсез кофе, минераль су рөхсәт ителә.

Бу этапта 3-7 көн утырырга ярый.

Икенче этап: яшелчәле-аксымлы. Алда саналган ризыкларга кәбестә, кыяр, шпинат, помидор, сельдерей, болгар борычы, кузаклы фасоль, ташкабак кушыла. Көненә 6-8 данә краб таякчыгы, балык консервасы, 50 гр шәраб, берничә тамчы зәйтүн мае кулланырга ярый.

Бу этапта, әгәр 10 килодан да артыграк авырлык ташлыйсыгыз килә икән, аксымлы һәм яшелчәле-аксымлы көннәрне чиратлаштырырга кирәк. Аны көн аралаш, өч көн саен яки биш көн саен аралаштырырга була.

Өченче этап. Ныгыту дип атала. Монда инде өстә язылган ризыкларга 100 гр җиләк-җимеш (виноград, төче чия, банан ярамый), азрак сыр, көненә 2 кисәк ипи, уксус, соя соусы, желатин, гәрчич, аштәмләткечләр, атнасына ике мәртәбә берәр порция - бәрәңге, дөге, фасоль, макарон, борчак яки ясмык ашау рөхсәт ителә. Бу этапта атнага бер тапкыр, бер ашауда күңел теләгән теләсә нинди ризыкны ашап куярга була. Шулай ук атнаның бер көнендә гел аксымлы ризык кына ашап торыгыз.

Дүртенче этап. Гадәти туклану режимына күчеш чоры. Әмма атнаның бер көнендә аксымлы ризыклар белән генә тукланырга кирәк.

Диетолог: 30 декабрьгә кадәр ябыгырга вакыт бар!

Артык авырлык ул - авыру сиптомы, - ди туклану буенча программалар авторы, туклану белгече Резидә Шәрипова. - Әйтик, без бит баш авыртса баш киеме генә киеп куймыйбыз. Ул авыртуны басмый. Үз тәнең турында җаваплылык алырга, аны үзаңга бәйләргә кирәк. Юкса, нинди генә диетага утырсагыз да, аларның срогы кыска вакытлы була. Димәк, һәр бәйрәм саен ябыгырга туры киләчәк. Шуңа күрә беренче эш итеп, үзаңны формалаштырып, үзегезгә мөнәсәбәтне үзгәртегез. Ә үзеңне яратмасаң, артык авырлыктан котылып, идеаль гәүдә торышына җитеп булмый.

Әмма Яңа ел алдыннан 4-6 килодан котылып була. Димәк, 30 декабрьгә кадәр нишләргә кирәк соң?

Беренче кагыйдә: көнгә 2,5 литр, якынча 8 стакан су эчегез.

Икенче кагыйдә: көненә 8 сәгатьтән дә кимрәк йокларга ярамый. Минем инде әйткәнем дә бар, йокы туймау да артык авырлык җыюга китерә.

Өченче кагыйдә: баллы ризыклар, җиләк-җимеш, ипи, камыр ризыклары, хәтта шикәрсез кофе дә ярамый.

Дүртенче кагыйдә: аксымлы ризыклар ашарга тырышыгыз. Тавык, балыкка өстенлек бирегез. Аларны яшелчәләр белән ашау көтелгән нәтиҗәне тизрәк бирә.

Бишенче кагыйдә: иртән шикәрсез һәм тозсыз пешкән ботка ашагыз.

Алтынчы кагыйдә: көненә 4-5 тапкыр ашауны гадәткә кертегез.

Җиденче кагыйдә: бер көн кефир гына эчеп, бушану көне ясагыз.

Сигезенче кагыйдә: исерткеч эчемлекләрдән баш тартыгыз.

Кефирлы бушану көне тәртибе

7.00 - бер стакан чиста су

7.30 - дарчин кушылган 150 гр кефир, шуңа бер кашык натураль йогурт, 1 чәй кашыгы клетчатка кушыгыз.

10.30 - 250 мл. майсыз кефир

13.30 - 250 мл. майсыз кефир

16.30 - бер кашык натураль йогурт һәм клетчатка кушылган 150 гр эремчек

19.30 - 250 мл. кефир

22.00 - 250 мл. клетчатка һәм дарчин кушылган кефир

Бу көнне гел су гына эчәргә кирәк.

31 декабрь - елның иң күп ашала торган төненә ничек әзерләнергә?

Резидә Шәрипова бу көнне ач торырга ярамый, ди. Көнне ботка яки эремчектән башларга кирәк. Күп итеп су эчегез. Көн дәвамында карабодай боткасы ашагыз. Аны яшелчәләр белән томалап пешерергә дә ярый. Чәйне кәнфитсез генә эчәргә рөхсәт.

Кичен, табын артына утыргач, бөтен нәрсәгә берьюлы ябышмагыз. Иң яхшысы балык яки иттән башлагыз. Аннан соң салатлардан авыз итегез. Җиләк-җимеш, яшелчә ашагыз. Торт һәм камыр ризыкларына үрелмәскә тырышыгыз. Шәраб яки бер бокал шампан шәрабы эчәргә мөмкин.

Аз порцияләр белән ашагыз.

Кичтән бүлмә температурасындагы суга бөтнек, лимон, имбир салып, суыткычка куегыз. 1 гыйнвар иртәсендә 200-300 мл эчегез.

Онытмагыз: сезнең тышкы кыяфәтегез - сезнең көзге ул!

http://www.intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев