Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Бусагаңда исерек ир аунар», — дисәләр, мәңге гаилә кормаган булыр идем» [гыйбрәт өчен]

Юл чатында басып торган чираттагы "язмышым", машинага кереп утыруга ук сүз башлады. Уйларыма бирелеп, сап- сары каен кочагында үскән яшел чыршы- наратлар полосасына сокланып бара идем.


-Толымнарым теземә җиткән иде. Менә шул толымнарым белән бергә бәхетемне кистердем. Без үскәндә, мәктәптән соң, бер ел колхозда эшлисе иде. Әнинең мине бер дә үзеннән еракка җибәрәсе килмәде. "Авылда калсам, толымнарымны кистерәм,"- дигәч тә, калага җибәрмәде әни. Иң зур хыялым - укытучы булу иде. Кияүгә чыгар алдыннан юраучы килеп, "ике көннән бусагаңда исерек ир аунар", - дисәләр, мәңге гаилә кормаган булыр идем. Ике каенана янына килен булып төшкәч тә, толымнарымны сагынып еладым. Горур басып, Казанга чыгып кына китәсе булган бит!

-Гаиләле студентлар да була, укыйсыгыз калган, - дим.

- Кердем, сеңлем, читтән торып уку бүлеген тәмамладым. Исерек ир, көйсез каенаналарны көйләп, күптән акылдан язган булыр идем. Әнә шул белем алу, "кеше булу" теләге яшәтте инде. Өйдә ике дәү әни булса да, сессияләрдә улымны әниемә илтеп калдыра идем. И-и, ул көннәр! Килен вазыйфасын җиренә җиткерим, дип, тавык чүпләп бетермәслек эшне төн йокламый эшлим дә, таң атканда, ике яшьлек сабыемны күкрәгемә кысып, күрше авылга, әни янына чабам. Укып кайтып керүемә: "Ял йортыннан кайттың!"- дип үзәккә үтәләр өйдә. Тынычлап утырып бер чыная чәй дә эчә алмадым. Әнә шулай, җәен- кышын, башта бер, аннан ике бала күтәреп әни янына йөгергән вакытлар искә төшә. Диплом алганда инде ике улым үсеп килә иде.

-Белемегезне файдалана алдыгызмы соң?

-Укыттым, сеңлем, Аллаһка шөкер, күкрәк билгесе дә, Мактау кәгазьләре дә сандык төбендә ята.

Эчкече иремнән кыйналдым башта. Заманалар үзгәргәч, начар гадәтләрен дә ташлады ул, тормыш йөген үз иңенә алды… Тик…

…. Елады бу юлы юлдашым. Бик озак елады. Тынычланганын көтеп, күзләремне тагын сап- сары каеннарга төбим. Ул каеннар юлдашымның әнисе образы булып җанлана. Бәхетсезлектә кыйналган кызының ике улын кочагына алган да, "авылда кал",-дип үкенүеннән саргайгандыр сыман.

-Белемле булу гына бәхетле итми икән шул. Менә ике улым үсеп җитте. Икесе дә мәктәпне уңышлы тәмамлады. Әмма берсе дә алга таба белем алуны кирәк санамады. Җитәкләп алып барып, "улым, укы, кеше бул",- дип югары уку йортына кертсәм дә, укыйсылары килмәде. Армиягә киттеләр дә, бозылып кайттылар. Берсе эчә. "Башын ташлап" түгел, бәйрәмнәрдә. Икенчесе шәһәр кызына өйләнде. Кодагыйлар туйларына бер бүлмәле фатир да бүләк иттеләр. Йортка керүенә кимсендеме шунда, белмим, бар табышын уен автоматлары йота башлады. Минем исерек ирле яшьлектән дә авыррак икән анысы, әллә ничә куып чыгарды хатыны. Курчак кебек кызлары бар, хөкүмәт эшендә эшли, тик… Өйгә акча гына алып кайтмый.



-Хәзер, ирегез дә эчмәгәч, авырлыкны җиңәргә җиңелрәк булыр инде,- дип юатам.

-Ирем дә эчсә, акылдан язарга гына кала инде. Әле ярый ул аек. "Юлын табарбыз, уеннан дәваларбыз без аны",- дип юата инде ул.

Бала үскәндә беләккә авыр, үсеп җиткәч йөрәккә авыр икән. Киленгә дә үзем күргән авырлыкларны сөйләп, сабыр итәргә кушам. Ирне ир иткән дә, чир иткән дә хатын,- диләрме әле. Яшь вакытта үземнең иремә игътибарым аз булгандыр, балалар яшь, үзем эшлим, укыйм. Аннары, безнең заманда, укытучы дәрәҗәле эш иде. Ирем , бәлки, кимсенеп, шешәгә үрелгәндер.

- Димәк, килен гаепле?!

-Фатир аныкы булгач, үзен өстен тотадыр, бәлки. Эше дә акчалы киленнең. .. Хәер, кем хаклы, кем гаепле- эзләп утырудан ни мәгънә?- дип, ул да карашын сап-сары каеннарга төбәде.

Реклама

http://www.tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев