Бурыч артка сөйри
Ил күләмендә банкларга бурычы булган сигез миллионга якын кеше бөлгенлеккә төшәргә мөмкин. Бу хакта Берләшкән кредит бюросы белгечләре әйткән. Оешмадан алган мәгълүматларга караганда, быелның беренче яртысында 660 меңгә якын кешенең һәрберсенең кредит оешмасына 500 мең сумнан артык бурычы җыелган һәм алар өч айдан артык исәп-хисап ясамаган.
"Бу - кредит оешмасында ачык счетлары булган әҗәтлеләрнең 1,4 проценты, - дигәннәр бюрода. - Моңа өстәп, 90 көн һәм аннан да күбрәк вакыт әҗәтен капламаган тагын 7,1 миллион чамасы кеше финанс хәлен яхшырту өчен әлеге хокуктан файдалана ала". Ачык кредитлар күбрәк булган саен, үзеңне банкрот дип игълан итү мөмкинлеге зуррак, ди белгечләр. Мәсәлән, бер кредит хуҗалары арасында мондый ихтимал 0,4 процент тәшкил итә. Бер кредит алучылар банкка уртача 93 мең сум акча тиеш булса, бөлгенлеккә төшүчеләрнең бурычы - уртача 1,4 миллион сум. Ун һәм аннан да күбрәк кредит җыючылар финанс оешмаларына уртача 3,9 миллион сум акча тиеш.
Әлеге исемлеккә кемнәр эләгә икәнен дә аңлатканнар. Барыннан да бигрәк, бу - ике кредитлы бурычлылар. Рәсми саннарга караганда, андыйлар 21 процент. Икенче урында - өч кредит алучылар (19 процент). Бер кредиты булган әҗәтлеләр исә өченче урында (андыйлар 16 проценттан азрак). Бөлгенлеккә төшү чигенә килеп җитүчеләр арасында машина сатып алу өчен бурычка батучылар күбрәк (10,2 процент). Ипотека да тартып бара алмаслык йөккә әйләнергә мөмкин (андыйлар 5,8 процент). Билгеле булганча, физик затларның бөлгенлеккә төшүе турындагы закон 2015 елның 1 октябрендә үз көченә керде. Россиядә якынча 38 миллион кеше кредит ала. Аларның гомуми бурычы 10,8 триллион сум тәшкил итә.
("Ватаным Татарстан", /№ 133, 12.09.2017/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев