Саба ТВ

Булган хәл: “Әни, бик тиз генә 400 сум сал миңа”

Мәрзиянең йокыга гына китеп барышы иде. Кинәт смс килгәнен хәбәр итеп телефоны чыңлап куйды. Бәрәкалла, сәгать төнге икене күрсәтә. Шулай соңлап кем яза икән, дип укырга кереште. Анда:”Мам, это мой другой номер, положи мне срочно 400 рублей”дигән сүзләр язылган иде.

Ике бала анасы Мәрзиянең йөрәге жу итеп китте. “Нәрсә булды икән? Кайсы улы язган соң моны? Тик бу вакытта  кайдан акча салып булыр икән?”, дигән сораулы уйлар башыннан йөгереп  узды.
Нишләргә? Янында гырылдап яткан ире Идрисне уятып, хәлне аңлатыргамы?  Юк, кирәкми. Анардан, барыбер,  юньле сүз чыкмас. Беренчедән, нигә уяттың дип җикерәнәчәк. Икенчедән, алар инде зурлар, бу мәсьәләне үзләре дә хәл итәр, дип сүгәр. Шуңа Мәрзия тормыш иптәшенә бу хакта бөтенләй дә сөйләмәскә булды. Әкрен генә торды да, аяк очларына гына басып алгы яктагы йокы бүлмәсенә узды. Анда кече  улы -  Рәсиме изелеп йоклап ята  иде. “Димәк, хәбәрне ул язмаган. Улы  белән, Аллага шөкер,  барысы да тәртиптә”, дип бераз тынычланды хуҗабикә. Аш бүлмәсенә чыгып бер стакан су эчте дә, янәдән җылы юрган  астына чумды. Урынына барып ятса да, теге сәер хәбәр  хатынга тынгылык бирмәде. “Мам, дигән бит, ярдәм сораган ич бала”, дигән уйлар һаман да Мәрзияне “каезлады”. Әллә Марска да  шалтыратып караргамы соң? Аның хәлен белергә кирәктер,мөгаен, дип уйлады ана... Юк, тукта, сабыр... әгәр дә йоклый торган булса? Бераз көтәргә кирәк... 
Шулай  икеләнгән арада тагын телефон чыңлап куйды. Шундый ук эчтәлекле хәбәр бу юлы Мәрзиягә түгел,  Идриснең телефонына килде. Тормыш иптәше  уянып:
-    Нәрсә бар анда?- дип сорады. Аннан тумбочкада яткан телефонын кулына алып күз йөртеп чыкты да:
-    Әнисе, сиңа язганнар. Улың акча салырга сорый, - диде тыныч кына. 
-    Мин дә ярты сәгать шундый ук  хәбәр алдым, -диде Мәрзия. 
-    Кайсысы  сорый? Олысымы, кечесеме? Салдыңмы?- дип кызыксынды ата кеше.
-    Рәсим өйдә, җиденче төшен күрә-күрә йоклый. Ә менә Марска төн уртасында шалтыратырга әллә ничек  уңайсызландым, - диде хатыны.
-    Вәт җүләр! Улыбызга ярдәм кирәк, ә син әле һаман  уйланып, уңайсызланып  ятасыңмы?! Тизрәк бул,   Рәсимне уятырга кирәк, - диде ир.  
  Алар шундук телефоннарын эләктереп  уллары янына атылды.Рәсим кулларына телефон тоткан әти-әнисен күреп, билгеле,  нык гаҗәпләнде. Тегеләр: “Абыеңа ярдәм кирәк, ахыры. Улым, шуны укып кара әле”, дип ипләп кенә аңлата  башлаганнар иде. Рәсим аларның әйтәсе  сүзләрен дә  тыңлап бетермичә: Ялган бу! Мондый хәбәрләрне укып та тормагыз. Барыгыз йоклагыз”, - дип бүлмәдән үк  куып чыгарды.
Тик ата-ана, барыбер, тынычланмады. Сәгать төнге  өч тулып килүгә карамастан, Марсның  телефон  номерен  җыйды. Аны да татлы йокысыннан уяттылар. Уллары йокылы-уяулы: “Мин әле йоклыйм, башыгызны юк-бар белән катырмагыз. Бар да  тәртиптә, -  диде дә трубкасын ташлады.
 Шул минутта Идрис белән Мәрзия аларның тынычлыгын урлаган, йокысын качырган гасыр могҗизасын  әллә кайларга  итеп  ташлардай булдылар. 

Зилә Мөдәррисова

 

Фото: https://pixabay.com/ru/

Чынанак: http://zamansulyshy.ru/

 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: