Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Булат хәзрәт Мөбарәков уразаны ничә яшьтән тотарга яраганын әйтте

Казан казые сүзләренчә, балаларга уразаны тулысынча түгел, берничә көн тотсалар да ярый.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков әти-әниләрне балаларын уразага кечкенәдән өйрәтергә чакырды.

«Бала начар һәм яхшылыкны аера ала торган яшькә җитә икән, аңа ураза тота башларга мөмкин. Әти-әниләргә балаларына ураза турында сөйләргә киңәш ителә. Балага уразаны 1-3 көн тотса да була. Ни өчен? Үскәч бу кеше өчен ураза фарыз булганнан соң, аңа авыр булачак. Шуңа күрә уразага кече яшьтән ияләнергә кирәк. Намазга, башка гыйбадәтләргә дә шулай өйрәтергә кирәк», — диде ул.

Булат хәзрәт Мөбарәков әйтүенчә, уразада ризыктан баш тарту баланы ярлыларның хәленә керергә өйрәтә.

«Сәламәтлеккә физик яктан шундый тәэсир булганда, балалар ач калган фәкыйрьләрнең хәлен, кечкенәдән Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне аңлый. Сабый моны аңлап үсәргә тиеш. Бу аны тәрбияләүдә уңай роль уйнаячак», — диде ул.

Быел 13 апрель — уразаның беренче, 12 май — соңгы көне. 12 апрельдә — беренче тәравих намазы укыла, 13 майда — Ураза бәйрәме була.

 

Фото: Солтан Исхаков

Автор: Гадел Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев