Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген Халыкара урманнар көне

Халыкара урманнарны яклау көне 1971 елдан бирле 21 март көнне билгеләп үтелә. Аның төп бурычы - урманнарны саклау проблемасына халык игътибарын җәлеп итү, урман экосистемаларының әһәмияте турында мәгълүмат җиткерү.

архив/Рамиль Гали

Бу көнгә Берләшкән Милләтләр оешмасының 23нче Генераль Ассамблеясында Европа Авыл Хуҗалыгы Конфедерациясе инициативасы белән нигез салына. 2012 елда БМО Генераль Ассамблеясы Халыкара урманнар көнен - International Day of Forests - раслау турында резолюция кабул итте, бу аларны саклауның мөһимлеге турында һәрвакыт хәтердә тоту зарурлыгы белән бәйле һәм урманнарның безнең тормышта нинди әһәмиятле роль уйнавы турында планета халкының исенә төшерергә тагын бер сәбәп тә булып тора. Уртача зурлыктагы бер агачның 24 сәгать дәвамында өч кешегә суларга җитәрлек кислород эшләп чыгаруы турында искә төшерү дә җитә. Ә сезнең урман һавасының гадәти түгеллеген сизгәнегез бармы? Бу, чынлап та, шулай. Урман агачлары эшләп чыгарган кислород югары ионлашкан, шуңа күрә ул үпкәләр өчен һәм кешенең тулаем сәламәтлеге өчен аеруча файдалы.

Язын урман кар эрегәндә барлыкка килә торган артык дымны үзенә сеңдерә, моннан башка язгы ташулар һәлакәтле булыр иде, шул ук вакытта урман бу дымны әкренләп елгаларга бирә бара, бу аларны күп сулы итә. Урманнан башка елгалар бик тиз кибә башлый. Һәм ниһаять, урманнан башка табигый экологик балансны саклау бөтенләй мөмкин түгел.
Урманнар һаваны дымландырып һәм суларга яраклы итеп кенә калмый, алар әле атмосфера тузанын да тоткарлый. 1 гектар ылыслы урман елына 40 тонна чамасы тузанны, яфраклы урман 100 тонна тузанны тоткарлый.

БЕЛӘСЕҢМЕ?
Агачлар гомер буе үсә.
80 кг макулатура бер агачны киселүдән коткара.
Миллион агачтан якынча дүрт миллион тонна кәгазь чыга.
Дөньяда иң киң таралган яфраклы агач – каен.
Ылыслы агачларның якынча яртысы безнең илдә үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев