Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген - укытучылар көне!

Россиядә Укытучылар көне ел саен 5 октябрьдә билгеләп үтелә.

Дата Бөтендөнья укытучылар көненә туры килә. Бәйрәм барлык мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә кагыла.

Укытучылар көне беренче тапкыр СССР Югары Советы Президиумының 1965 елның 29 сентябрендәге Указы белән оештырыла. Ул октябрьнең беренче якшәмбесендә билгеләп үтелә. 1994 елдан Россия Федерациясе Президенты Б.Ельцинның 1994 елның 3 октябрендәге Указы нигезендә бәйрәм 5 октябрьгә күчерелә.

Һәр балага якын килеп, барлык белемен балага белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Сәламәтлек, иҗади уңышлар, сабырлык, сәләтле укучылар насыйп булсын сезгә.

Бәйрәм белән, хөрмәтле мәгәллимнәр!

Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса көч я сабырлык,

Сиздермичә ярдәм иткәнсез –

Сез иң күркәм кеше икәнсез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев